Питрәчтән җирле шагыйрәбез Мария Максимованың өченче китабы дөнья күрде
Питрәч район газетасы редакциясе типогрфиясендә Мария Максимованың чирататгы китабы басылды. Җирле шагыйрәбезнең әлеге шигырьләр җыентыгы "Яшьлегем аланы" исеме белән дөнья күрде.
Автор китапны нәшер итүдә матди ярдәм күрсәткән өчен авылдашы Парфенов Анатолий Ивановичка рәхмәтле.
Мария тирә-юньдәгеләрне үзенең активлыгы, куйган максатына омтылуы, ашкынып яшәве белән гаҗәпләндерә, үзе белән аралашкан кешеләрдә соклану хисе уята. Аның күңеленнән хисләрнең ташкындай ташып торуы бик табигый күренеш, минемчә. Ә ул хис-тойгыларының, шигырь юлларына әверелеп, ак кәгазь битенә тезелүе Марияның шигъри җанлы, нечкә күңелле кеше булуын дәлилли.
Марияның шигырьләре тематика ягыннан төрле. Автор көндәлек тормыштагы вакыйгаларга үз фикерен белдерә, аларга әхлакый яктан бәя бирә, уйлана, борчыла:
Әшәкеләнде адәм баласы,
Кая юкка чыкты ихтирам?
Дошманлаша туганнары белән,
Гаҗәпләнеп уйлап утырам.
Ләкин автор киләчәккә якты өмет белән карый:
Өмет хисе ята күңелләрдә:
Адашканнар гафу сорарлар,
Җаннарын чистартыр өчен алар
Ялварып укырлар иманнар.
Мария өчен туганнардан да газизрәк, кадерлерәк кешеләр юк дөньяда. Югыйсә, автор туган-тумачага шулкадәр күп шигъри юллар багышлар иде мени! Марияның романтик хисләр белән сугарылган шигырьләре дә бихисап.
Авторның яңа гына дөнья күргән әлеге җыентыгы шигърият сөючеләр күңелендә, һичшиксез, олы хисләр уятыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа