Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Самирә бәете

Чыты авылы

Бу бәетне Иске Йорт авылындагы нигез күршем, бүгенге көндә Питрәчтә гомер итүче Хәмитнең фаҗигале төстә һәлак булган оныгы Самирәгә багышлап яздым. Язганнарым аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

Бисмиллахи-вәбилләхи,
Җитә Корбан гаете.
Мин язамын сез укыгыз,
Самирә сабый бәетен.
Ничекләр түзим балам, - дип,
Әнием елап шашына.
Сарытау юллары җитте
Минем газиз башыма.
Иртән чыгып киттек без,
Сөенеп сәяхәткә.
Бер машина юлны кисте,
Очрадык һәлакәткә.
Кем уйлаган сәфәр чыккач,
Юлда ниләр күрәсен.
Төшләремә дә кермәде,
Сабый чактан үләсем.
Язлар үтәр, җәйләр үтәр,
Көзе һәм үтәр кышы.
Әни, сиңа гына авыр,
Мин сабый, оҗмах кошы.
Авыртуга түзәлмәдем,
Фани дөньядан киттем.
Бу авыр хәсрәткә, әни,
Нихәлләр сабыр иттең?
Ничек килеп чыкты бу хәл,
Ялгышмы, язмышмы икән?
Берүзеңә ике кайгы,
Ничекләр түздең икән?
Әни бәгърем, син борчылма,
Мин әти белән бергә.
Гомерләрем кыска булды,
6 яшем тулар-тулмас кердем мин кара гүргә.
Үсеп буйга җитәлмәдем,
Булдым кыска гомерле.
Миннән калган күлмәкләрне
Хәзер кем кияр инде?
Абый бәгърем, сеңелеңне
Юксынып елыйсыңмы.

Садик яныннан үткәндә,
Борылып эзлисеңме.
Дәү әниләр, туганнарым,
Сез догада торыгыз!
Хәер-фатиха теләп ятар
Сезгә газиз кызыгыз.
Дәү әтиләр, апайларым, абыем,
Сагынам сезне шул чаклы.
Мине бик яраттыгыз сез,
Мин сезгә бик рәхмәтле.
Каберемә минем янга,
Юлны сез онытмагыз.
Каберем өстенә матур чәчәкләр
Сибәргә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса