ШИГЪРИ ТӘЛГӘШ
Питрәч
Бөдрә таллар
Эссе, бөркү көнне кинәт
Каяндыр болыт чыкты.
Көтмәгәндә лычма булдым –
Чиләкләп орып үтте.
Шул арада кояш чыгып
Сипте җылы нурларын,
Урамга дәште, чакырды
Улларын һәм кызларын.
Җыйнаулашып йөгереп, без
Төштек Мишә буена.
Күбекләнеп ага сулар,
Таллар суда коена.
Зифа таллар, искитәрлек,
Бигрәк бөдрә үскәннәр.
Кәрзин үрергә кайберсен
Сайлап алып кискәннәр.
Суга тиеп торган таллар
Яр буена сыена.
Каз-үрдәкләр чума-чума
Рәхәтләнеп коена.
Сандугачлар кунып сайрый
Иртә, кич талларында.
Күңелемә рәхәт минем
Мишә яр буйларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа