Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Наилә САФИНА Шәле

Гөлгенә

Шаян безнең Гөлгенә,

Гөлләрне ул бик сөя.

Иртә-кичен гөлләргә

Гөлгенә сулар сибә.

Бантик куйган чәченә,

Килешә бит үзенә.

Күбәләккәй килеп кунды

Аның матур гөленә.

Гөлләр белән бергә үсә

Нәни кызчык Гөлгенә.

Исеме дә гөлләргә тиң,

Күз тимәсен үзенә.

 

Сөя-сөйми

Сөюләр юрап өзәбез

Ромашканың таҗларын.

Ромашкалар күргән саен,

Яшьлегемә кайтамын.

Зәңгәр чәчәк, күк чәчәк -

Безнең яшьлек чәчәге.

Яшьлек бит ул үтә-китә,

Кадерен белик әле.

Сөя-сөйми-сөя диеп,

Кул чабабыз көлешеп.

Ромашкалар баш ияләр

Яшәгез, дип, сөелеп.

 

Чыгыш чишмәсе

Челтер-челтер, җырлый-җырлый

Ага Чыгыш чишмәсе.

Һәр кешегә шифа бирә

Чыгышыбыз чишмәсе.

Чыгыш буенда үсәдер

Кырның матур чәчәге,

Кузгалагы, ромашкалары,

Кып-кызыл җир җиләге.

Таллардан талларга  кунып

Сандугачлар сайрыйлар.

Бер мәлгә тынып калалар -

Чишмә җырын тыңлыйлар.

Хәтфә болын итәгеннән

Чыгыш сулары ага.

Чишмә суын эчкән егет

Көрәштә батыр кала.

Чыгыш чишмәбез сулары

Безгә бирә көч-куәт.

Шундый чишмәбез булганга

Ходаема зур рәхмәт.

 

Мария МАКСИМОВА

Әгәр булсам

Хуш исле болын чәчәге

Булсам иде әгәр дә,

Күбәләкләр, бал кортлары

Иркәләр иде җәйдә.

Әгәр булсам агым сулар,

Ургылып агар идем.

Яр буендагы талларны

Иркәләп кочар идем.

Әгәр булсам таң җилләре,

Чәчеңнән сыйпар идем.

Сандугач булсам, яныңда

Туктаусыз сайрар идем.

Әгәр булсам кояш нуры,

Нур сибәрмен йөзеңә.

Зәп-зәңгәр һаваның төсен

Бирер идем күзеңә.

 

Алар - дөнья тоткасы

Игенченең эше авыр,

Ипи кадерен белә.

Иписез тамак тук түгел,

Иген уңсын, дип телә.

Ашаган кебек тә булмый,

Иписез аш ашасаң.

Чүплеккә ыргыта күрмә,

Гөнаһ була ташласаң.

Сәндерәдән карап ятып,

Ипи пешкәнен көттем.

Кибән башын кисеп алып,

Чеметеп тозны сиптем.

Авызымнан сулар китте,

Мин ипине капканчы.

Һаман өйдә пешерделәр

Ипине бит моңарчы.

Ипи һәм тоз – икесе дә

Алар дөнья хуҗасы.

Ипи-тоз булса табында,

Булмас илнең нужасы.

 

Тапланмасын намусың

Яшеренеп яшьлек, тау артында,

Кала томаннарга капланып.

Пар канатлы булып яшәгәндә

Калмасын ла намусың тапланып.

Башкаеңда чит-ят уйлар булса,

Бәйнә-бәйнә сөйлә ярыңа.

Гомер кыска, җирдә яшәгәндә

Тугры булып кал  үз парыңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса