ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР
Питрәч
60 яшең
Көзге җилдә ни хәбәр бар –
Нигә капкага кага?
Гомеркәйләр бертуктаусыз
Агым сулардай ага.
60 яшең килеп җитте
Бик тиз буранлап, җилләп.
Синең куллар алтын, җаным,
Гомерең үтте эшләп.
Дөньяга туганнан бирле
Бу алтмышынчы язың.
Кочып, назлап сөясең син,
Бетәрлек түгел назың.
Шаулап үтте 60 язың,
Җитмеш, сиксәне үтсен.
Аргамактай җитез гомер
Безне гел парлы итсен.
Бер-бер артлы юбилейлар
Ямьле, күңелле үтте.
Лаеклы ялга китәсең
60 яшь сине көтте.
Кулны пешергәнгә күрә,
Тотып булмый күмерне.
Терекөмештәй йөгерек,
Тотып булмый гомерне.
Дилбегәңне урап-урап
Тот, иркәм, кулларыңа.
Ап-ак карлар яусын иртән
Барасы юлларыңа.
Иркәләнә, иркәләнә,
Сырпаланып сыенам.
Куеныңа сеңеп бетәм,
Назларыңда коенам.
Киләчәккә билет алдың,
Үткәнгә булмый алып.
Пенсиягә син чыгасың
Ярты ел соңга калып.
Мәшәкатьләре тормышның
Арта чакрымнар саен.
Хәл итәсең, иркәм, бик тиз.
Табып торасың җаен.
Гомернең өч туе мөһим –
Бакыр, көмеш һәм алтын.
Мәхәббәт учагы сүнмәс,
Ургылып яна ялкын.
Мине бәхетле итәргә
Дөньяга син тугансың.
Сандугач булып сайрарга
Тирәгемә кунгансың.
Бер-беребезнең кадерен
Белеп яшибез, иркәм,
Ике битемнән үбеп кенә
Уятасың син иртән.
Сулар һавам, эчәр суым,
Алтын баганам, терәк,
Бул һәрвакыт янәшәмдә,
Бердәнберем, син кирәк,
Синдәй ирләр бик сирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа