Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Питрәч

Үпкәләмә көзгеңә!
Карасам бер көзгемә -
Чал әбиле йөз генә.
Нигә шундый хыянәт?
Үртәү булгандыр ният.
Хәтер калды үзенә -
Карамыймын йөзенә.
Караш ташлый сынаулы:
- Яшьлек, - диеп, - санаулы!
Халык әйткән бер мәкаль
Искә төште тиз генә:
“Авызың кыек булганда,
Үпкәләмә көзгеңә”.

Яшьлегемнең үтеп барышы
Йөгерәм... чабам... тукталмаска чамам,
Сәгать телен узам ашыгып,
Язгы сулар булып дулкынланам...
Елгалардан чыгам ташылып...
Кыя-тауга менәм, болыннарга киләм...
Тузганаклар җыям кочакка...
Сүндермичә ялкын өстәп торам
Яшьлектәге серле учакка!
Өермәдәй очам... бураннарны кочам...
Ал таңнарга йөгерәм мин каршы...
Яшьлекнең бу җил-давыллар белән
Булган икән үтеп барышы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, шигырь