Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Питрәч

Алтын балдак
Гомерлеккә диеп сезне бүген
Бәйләде серле алтын балдак.
Изге сезнең хисләр, мәхәббәт саф,
Барыр юлларыгыз булсын ак.
Күз тимәсен бүген бәхетеңә,
Яратышып гомер итегез.
Пар канатлы булып яшәгез сез,
Тормыш сукмагыннан китегез.
Күл өстендә йөзгән аккош сыман
Гүзәл булып үстең син, бала!
Тиң ярыңны үзең эзләп таптың,
Бәхет дәръясында йөз, балам!
Насыйп ярлар булып кавыштыгыз,
Өлешеңә тигән ул көмешең.
Мәхәббәтең, кызым, көчле булды,
Нур сибеп торсын синең йөзең.
Сәгатьләрнең түгел  минутларның
Кадерен белеп, җимешем, яшә.
Тормыш сукмагыннан атлаганда
Иркәң булсын янда янәшә.
Теләгән теләгем кабул булсын,
Мәхәббәт чишмәң ташып торсын.
Тормыш юлы сикәлтәле була –
Барыр юлың һәрвакыт уңсын.
Туй күлмәгең бик килешә, балам,
Бәхет тели сиңа атаң, анаң.
Уллары, кызлары тусын, диеп,
Ходаем, синнән сорап калам.
Өзеп алдың иң матур чәчәкне
Шиңдермичә назлап син  яшә.
Тормыш юлын үткән чакта, кияү,
Кызым булсын һәрчак янәшә.

Сафлыгыңның билгесе
Тормыш гөлең бөреләнеп,
Шау чәчәк атты, балам.
Туй мәҗлесенә багышлап,
Шигырь юллары язам.
Хисләр сине алып керде
Киң дәръя кочагына
Һәм ике дә уйламыйча
Салды үз учагына.
Беренче очрашуда ук
Башкайларың әйләнде.
Тәүге мәхәббәтең белән
Чәчең чәчкә бәйләнде.
Мәхәббәтең көчле булды,
Теләгеңә ирештең.
Һәр көн туачак таң сезгә
Бәхет, шатлык китерсен.
Пар канатлы булып яшәү
Бу дөньяда бик кирәк.
Сезнең кебек яратышкан
Пар былбыллар бик сирәк.
Туй күлмәгең ап-ак, кызым,
Сафлыгыңның билгесе.
Тап төшермәдең син йөзгә -
Битебезнең көзгесе.
Җанкисәгем, бердәнберем,
Иң яраткан назлы гөлем.
Яшәвемнең мәгънәсе син,
Синдә минем бөтен серем.
Туй күлмәге кигән кыздай,
Балан ап-ак чәчәктә.
Үтсен гомерләрең, кызым,
Шатлыкта һәм рәхәттә.

Яшьнәп яшә
Йөрәгең тибешен ишетәм -
Мәхәббәт хисеннән калтырый.
Күзләрең иркәләп елмая,
Аларда очкын-ут ялтырый.
Мең рәхмәтләр әйтәм сиңа, иркәм,
Миңа тугры булганың өчен.
Яшьнәп яшә гомерең буена,
Ходай бирсен һәрвакыт көчен.
Күңелемнең кыллары тибрәлә,
Иркәләп бер матур сүз әйтсә.
Чишмә чылтырагандай тавышы,
Кеткелдәп бер көлеп җибәрсә.
Яшәмәдек үкенерлек итеп,
Агымсулардай гомер үтәр.
Яшьлегебез артта калды инде,
Картлык көннәр бик тиздән җитәр.
Җанымның син бер кисәге дисәм,
Әйткән сүзләрем ялган булмас.
Бәхетле мизгелләр хәтеремдә
Мәңге калыр, алар югалмас.

Ялгызлык
Мәхәббәт утын басарга
Юк икән ул дарулар.
Аннан да авыр икән лә
Япа-ялгыз калулар.
Ялгыз кеше йоклый алмый
Мендәрен кочып ята.
Куркыныч төш кереп аңа
Сискәндереп уята.
Ялгыз кешенең башына
Килә кирәкмәс  уйлар.
Кыштырдаган тавышка да
Еш-еш итеп ул сулар.
Йокысыз төннәр күп була,
Таң атканын ул көтә.
Ялгызлыкны уйлап ятып,
Шашарлык хәлгә җитә.
Япа-ялгызың яшәсәң,
Ялгызлык ул саргайта.
Сагышларга төреп ала,
Кинәттән ул картайта.
Парлашып яшәргә язсын,
Ялгызлык читтә йөрсен.
Ялгыз яшәгән кешегә
Ходай сабырлык  бирсен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса