Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Питрәч

Мәхәббәт килә электән
Мәхәббәт киләдер безгә
Гасырлар – чорлар кичеп.
Киләчәкне белеп булмый,
Каршылар безне ничек?
Кечкенә генә хистән дә
Мәхәббәт ул башлана.
Сөйгән яры өчен кеше
Упкынга да ташлана.

***
Хәтер далаларын җәяү узып,
Тирән уйга чумам кичләрен.
Балачагым истән  китми һич тә,
 Яңартамын яшьлек хисләрен.

Гашыйк бул
Гашыйк булган һәр кеше дә,
 Кичерә сөю хисен:
Күрәсем гел килеп тора
Көләч йөзеңнең төсен.
Тылсым бар бу мәхәббәттә –
Йөрәк сүзсез буйсына.
Күңелем гел сине уйлый,
Күрми торса юксына.

***
Бәхетне бәяләп булмый,
 Кайгы-хәсрәт күрмичә.
 Яшьтән ялгыз калдың, дустым –
Парлылар диңгез кичә.
 Тормыш итүләре авыр,
 Янда парың булмаса.
 Уйламаска теләсә дә,
 Ялгызны сагыш баса.
 
Кызыл миләш
Урамда кышның уртасы,
Ут янып тора миләш.
 Бирешми кышкы салкынга,
Баш ими горур миләш.
 Уттай янып тора кызыл,
 Бозланган тәлгәшләре.
 Кешеләрнең дә була бит
Миләшкә тиңдәшләре.
 
***
Себер ягыннан исте җил,
 Чыкты, котырды буран.
 Кинәт ап-ак булды җиһан
Ак җәймә җәйгән сыман.

***
Торып чыктым иртән тышка
Исем китте карлы кышка.
 Үкенерлек сәбәбем юк –
Гомер үтмәде бушка

Хисләр миннән көчлерәк
Сер бирмичә, эчтән генә
Янып-көеп йөрдеңме?
Әллә инде, киресенчә,
Хисләремнән көлдеңме?
Җавапсыз булды мәхәббәт,
Мин яраттым, ә син – юк.
Йөрәгемнең уртасына
Килеп кадалды бер ук.
Тартып алсам да ул укны,
Төзәлмәде ярасы.
Сикәлтәле сукмаклардан
Ялгыз атлап барасы.
Йөрәгем белән сиздем мин,
 Күзләрең моңсу, күрдем.
 Синең үкенәчәгеңне
Алдан ук сиздем, белдем.
 Тынгы бирми, күңелемне
Тырный бер сорау хәзер.
 Соравыма җавап көтәм.
 Тыңларга сине әзер.
 Мәхәббәт, диләр, ул хисне
Җаннар-җанга тартыла.
Кайчак йөрәк ялгыз яна,
 Сөю җавапсыз була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса