Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Питрәч

Әй, Чыты, Чытырман
(җыр)
Чыты авылы урнашкан
Мишә су буйларында.
Сагынып кайтып киләбез
Урман-болыннарына.

Кушымта:
Әй, Чыты, Чытырман,
Җәйләрне көтеп алам.
Куе камыш, каен моңын
Йөрәк җылыма салам.

Таң атканда сандугачлар
Сайрый талларга кунып.
Җырчы кошлар көй сузалар
Чытырманны туздырып.

Авылымның чишмәсе бар,
Куәт өсти, эчсәң суларын.
Шул чишмә дә очраштыра кебек
Кешеләрнең гомер юлларын.

Туган җирне кем сагынмый
Казлар оча зәңгәр күктән
Таладыр канатлары.
Кемнәр генә чит җирләрдә
Газизен югалтмады.
Канатларын җилләр кисә,
Каңгылдап оча казлар.
Үзәкләрне өзәләр соң
Җитте бит ямьле язлар.
Оча казлар “кыйгак-кыйгак”,
Каурыйлары зеңгелди.
Туган җирен кем сагынмый,
Кемнәр соң өзгәләнми.
Киткән кошлар бер кайтырлар,
Ояларын табарлар.
Кирегә вакытлар акмый,
Акса, сулар агарлар.

Гомерләр бер генә бирелә
Гомерләр бер генә бирелә,
Йөгәнләп куабыз дөньяны.
Язмыш ялгышлар юлына
Сузмасын кулларын Ходаем.

Кушымта:
Кайгы-хәсрәтләр күрсәтмә,
Ходаем, син дә берүк.
Гөрләшеп яшик бу җирдә
Бәхет-шатлыкка күмелеп.

Гомерләр бер генә бирелә,
Исләрен сулыйсың язларның.
Яшик без балалар хакына,
Аерма бәхеттән, Я Раббым!

Гомерләр бер генә бирелә,
Ямьнәрен күрәсең дөньяның.
Дөньяның эчендә кайнашып,
Сизмибез гомернең узганын.

Гөрләвекләр чаба уйнаклап
Юл буйлатып чаба гөрләвекләр,
Гөрләвекләр чаба уйнаклап.
Күтәрелә  җирдән парлы җылы
Әйтерсең лә, берәү ут яккан.
Күңелемдә ут ягылган кебек,
Кабынырлык сыман гөлт итеп.
Шаян сылу төсле, зәңгәр күзле,
Серле итеп дәшә күк чите.
Сихерләнеп карыйм күк читенә,
Бәхет тулы ерак-еракка.
Ашкынышып моңнар диңгезенә
Гөрләвекләр сыман уйнаклап.
Борчу мәшәкате бар дөньяның
Онытылып тора беразга.
Тулы хисләр белән яшәү дәрте
Күңелемә керә бу язлар.

Сабыем
Бисмилла әйтеп, юрганымны
Ябам сабыем өстенә.
“Сөбханалла”, диеп карыйм
Әллә нигә күзсенә.
Сау-сәламәт булып үс, дим,
Ютәлләсә, төчкерсә.
Тынычлана авылымның
Абыстае өшкерсә.
Китап актарган була ла,
Белми каравыдырмы.
Алланың кодрәте зур, дип,
Өйрәтәм сабыемны.

Олы бәхеткә таба
Каршы ал син язгы кыр казларын,
Яшьлегеңнән сәлам димәсләрме.
Әйләнеп кайт Мишә буйларыннан,
Авыр уйларыңны җиңеләйтмәсләрме.
Салкын чишмәләрнең җырын тыңла,
Хәсрәт килсә күңел түреңә.
Офыкларга кара, сүнсә йолдызлар
Туасы таңнар якты күренә.
Бир кулыңны якын дустыңа
Озын юллар үтеп арганда.
Авыр булыр юллар, җиңел булмас,
Олы бәхеткә таба атлап барганда.

Авылыма кайтып барышым
Әллә язмыш авылымнан китү,
Әллә инде яшьлек ялгышым.
Сагынулардан кача-поса гына
Авылыма кайтып барышым.
Туган якка юллар әйләнмәле,
Йөрәгем үлчи һәрбер адымны.
Төзәтергә яшьлек ялгышымны
Авылыма кайтып барышым.
Юл буенда үскән наратларга
Чорнап үтәм җаным сагышын.
Иңнәремдә тоеп пар канатлар
Туган йортка кайтып барышым.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса