ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Иске Йорт-Казан

Күңелем кичерешләре
Авыр чаклар гүя булмаган да,
Сызып ташлыйм күңелдән.
Сөенечле бер чир йокты –
Шигырь язам бүгеннән.

Тик утыра алмыйм бер дә –
Күңелкәем боега.
Шыбыр-шыбыр яңгыр яуган кебек,
Күңелемнән шигырь коела.

Шигырьләрем – уй-хисләрем,
Тыңлап карагыз сез дә.
Минем хәзер шундый чорым –
Керәмен алтын көзгә.

Бераз тынычлану кирәк -
Көзнең дә бит яме бар.
Начар уйлар уйлый алмыйм –
Күңелемдә урын тар.

Көрәк тоту авыр булса,
Аптырашта калмагыз,
Каләм тоту авыр түгел,
Сез дә язып карагыз.

×××

Күңелдә ни, телемдә шул,
Сездән минем серем юк.
Күңелдәге хис-тойгыны
Язып куймый хәлем юк.
Уйларымны барлап, төйнәп
Тезәм мин шигъри юлга.
Эштән туктап, ике-өч шигырь
Язган кичләрем була.
Юләр, дисәләр диярләр,
Калганнар көлсен, әйдә.
Минем бит күңел бүген дә
Чәчәкле язгы мәлдә.


Питрәч, шигырь