ШИГЪРИ ТӘЛГӘШ
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШ

Җәйләр үтсә, каен кызы
Сап-сарыдан күлмәк кия.
Көзге кояш иңнәренә
Нурын сибә, нурлар элә.
Күз камаша гүзәллектән,
Җан сөенә, назлар җыя.
Көзге гүзәл шул мизгелгә
Елга җитәр сихер сыя.

Николай Александров