Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Усалны җиңеп булмый Тик торганда бәйләнсәләр,

Күңелне хурландыра.
Үз-үзем белән сөйләшсәм -
Тирәнтен уйландыра.
Нәрсә җитми, гаҗәпләнәм,
Суырма кеше канын.
Ызгышып рәхәтлек алма,
Рәнҗетмә кеше җанын.
Җан өшеткеч сүзләр әйтә,
Аларны кайдан таба?
Каршы сүз әйтерлек түгел,
Авызны да тиз яба.
Бәхәсләшергә кирәкми -
Усалны җиңеп булмый.
Әрләшәсе килә аның,
Ызгышудан ул туймый.
Җәрәхәт кала йөрәктә,
Тик торганда ябышса.
Оят булыр ул кешегә,
Намусы кинәт уянса.
Үзе гаепле булса да,
Гаепсезне батыра.
Өстен булып чыга һәрчак,
Кешене шаккаттыра.
Андый кешене аңларга
Кыенрак, мин беләм.
Нәфрәт тулы күңелендә -
Күзләреннән үк күрәм.
Тирә-ягыңда булмасын
Оятсыз, усал кешең.
Түбән җанлы адәмнәргә
Төшә күрмәсен эшең.

Сандугач яши күңелдә
Язылган һәр шигъри юлда -
Якты хыял дөньясы.
Минем күңел тирәсендә
Сандугачлар оясы.
Сайрый күңел эчтән генә,
Сандугач оялагач.
Рәхәтлек алам үземә
Шигырьләрне мин язгач.
Күңелдә сайрый сандугач,
Беркайчан да тынмасын.
Яшәсен минем күңелдә,
Тирәгемнән очмасын.

Акыл сатма
Белер-белмәс акыл сатма,
Белмәсәң, дәшми тор син.
Уйлап бетермичә әйтмә
Әйтәсе сүзеңне син.
Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә,
Әйткән сүз ул - аткан ук:
Телдән төшәргә өлгерми,
Барып җитә шунда ук.
Чамалап сөйлә сүзеңне,
Аз сөйлә, күп эшлә син.
Үрнәк алсаң шундыйлардан
Кеше булырсың ла син.
Алдын-артын уйламыйча
Сөйләмә син сүзеңне.
Мактанма кеше алдында,
Өстен куйма үзеңне.

Мода үзгәреп тора
Һәр нәрсәнең үз вакыты -
Чүпрәк-чапрак җыябыз,
Бер төрле киемне киеп,
Тиз арада туябыз.
Күлмәк-ыштанны әйтмим дә,
Санасаң, бармак җитми.
Без үскәндәге вакытлар
Хәтердән һаман китми.
Кием-салым бик күп хәзер -
Мода үзгәреп тора.
Заманча киенәм дисәң,
Сатучылардан сора.
Тиз арада табып бирә,
Килешкән киемеңне.
Сатучылар мактый-мактый
Күтәрә күңелеңне.
Өр-яңа киемнәрне дә
Ыргыталар чүплеккә,
Эшкә киеп йөри кеше
Киясен кешелеккә.
Иске-москы кием-салым
Юк хәзерге заманда.
Яңасын алып торабыз,
Кием тулы базарда.

Юл гомергә ябылды
Кулларыңны сузып килмә,
Мин - башканыкы хәзер.
Тырышасың, үзеңнеке
Итәргә, беләм, әзер.
Ничек итеп яратканны
Нигә син аңламадың?
Үз-үзеңне яратканга
Син мине санламадың.
Чыкма башка юлларыма,
Күренмә син күземә.
Онытырга диеп сине
Сүз бирдем мин үземә.
Хыянәтең хәнҗәр булып
Кадалды йөрәгемә.
Чит-ятлар белән чуалдың,
Үттең син үзәгемә.
Йөрәгемнең җәрәхәтен
Төзәтүче табылды.
Сиңа урын юк йөрәктә,
Юл гомергә ябылды.

Пәрәвезгә уралдым
Әбиләр чуагы килде,
Пәрәвезгә уралдым.
Исләрем китте, гаҗәеп,
Күреп, хәйранга калдым.
Кая карама - пәрәвез,
Ни арада сарылган?
Алтын төстәге яфраклар
Җирдә ята, коелган.
Кояш нурларында балкып,
Җемелди пәрәвезләр,
Тирә-якта алтын җепләр,
Камаша кинәт күзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса