Шигърият дөньясында
Питрәч
Исердем мин исенә
Болын чәчәкләрен җыйдың
Кочагыңа сыйганчы.
Бүләк иттең син аларны,
Иснәдем мин туйганчы.
Зәп-зәңгәр сихерле күзләр
Охшаш һава төсенә.
Бигрәк хуш исле чәчәкләр,
Исердем мин исенә.
Хуш исле чәчкәм минем, дип
Назлады, иркәләде.
Иреннәре, күбәләктәй,
Битемнән үпкәләде.
Атлап йөргән эзләремне
Чәчкә күмә артымнан.
Мәхәббәтен аңлатыр, дип
Көтәм сөйгән ярымнан.
Ак болытларны кочам
Зәп-зәңгәр күкләрне иңләп,
Очам колачым җәеп.
Җиргә карасам, җир өсте
Бигрәк матур, гаҗәеп.
Аска карасам, җир өсте
Гөлчәчәккә күмелгән.
Таулар, күренә тәбәнәк,
Яшеллеккә күмелгән.
Мин талпынып, очып йөрим,
Канатлар үскән сыман.
Бик биеккә күтәреләм,
Анда куе ак томан.
Шундый рәхәт, мин очамын,
Ак болытларны кочам.
Алар белән мин ярышам,
Тоттырмаска тырышам.
Җил искән якка агыла
Бер-бер артлы болытлар,
Куышлы уен уйныйбыз –
Алар шаян һәм шуклар.
Җилләр, куып алып китеп,
Болытларны тарата.
Татлы йоклап яткан чакта,
Дәшеп кемдер уята.
Өнем түгел, төшем икән,
Күзне зур итеп ачтым.
Иптәшемә карадым да
Юрган астына качтым.
Йокыдан килми айныйсы,
Килә минем очасы.
Төрле кыяфәткә кергән
Болытларны кочасы.
Очамын канатланып
Мин бу елда сөенечтән
Очамын канатланып.
Төшләремдә ак тулпарга
Йөрим бик еш атланып.
Кинәт юлымда очраса
Куе, калын карурман.
Очармын аның өстеннән
Әкияттәге ат сыман.
Көчемнең беләм чамасын -
Сукмактан атлап йөрим.
Алда әле озын юллар –
Оныкларны мин күрим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа