Шигърият көненә
Рәхимҗан ӘХМӘТҖАНОВ Ленино-Кокушкино
Онытмыйк телебезне!
(Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышлана)
Кечкенәдән омтылды ул бөеклеккә,
Курыкмады авырлыктан, ятимлектән.
Ярып салды фикерен шигьри юллар белән,
Ни буласын алдан белгән сыман.
Авыр булган балачагы Габдулланың,
Йөргән кулдан-кулга асрамада.
Олы талант, тырыш хезмәт аңа
Юлдаш булган тормыш юлында.
Тукай шигырьләре мәңге яңгырар,
Туган телен халкым онытмас.
Моң-җыр аша, шигьри юллар аша,
Киләчәккә илтәр, югалтмас.
Баш иик без аның иҗатына,
“Туган теле” үзе горурлык.
Җан сафланыр шигырь укып,
Телебезне саклыйк, онытмыйк.
Анастасия Долгова
Питрәч
Коронавирус
Коронавирус зәхмәте
Ябырылды җиргә.
Сугыш та игълан итмичә -
Керде һәр илгә!
Караңгыланды, бозылды -
Чиста, саф һава.
Бу вируска – галимнәр дә
Табалмый дәва.
Гаять көчле давыл булып
Аза-азганнан!
- Калып булмый, - дия халык -
Ходай язганнан.
Рәнҗемик әле Ходайга
Гаепләп аны!
Явыз “патшалыкта” аның
Төп чыганагы!
Вирусны “акыллы башлар”
Уйлап тапкандыр?
Палачлары – күз яшеннән
Медаль таккандыр!
Җинаять фаш ителмәгән
Әле хәзергә.
Инде йөзләгән мәет
Керде кабергә!
Төзәлмәде сугыш ярасы
(Кадерле әниләребез Цыганова Домна Егоровна һәм Долгова Прасковья Федоровна истәлегенә)
75 ел элек шомлы хәбәр
Җылы җәйдә тәнне өшетте.
Халкым “сугыш, сугыш”, дигән
Левитан тавышын ишетте.
Дошман куылгач та, әнкәйләрдә
Төзәлмәде сугыш ярасы.
Үлем хәлендә дә хафаланып,
Балаларын саклап калмакчы.
- Аталар, - дип, - тәрәзәне яп!
Утны сүндер! Төшер пәрдәсен
Лампа утын дошман күрмәсен!
Шартлата ич өйнең түбәсен!
- Әнкәй, дошман һич юк, тынычлан!
Эх, йөрәк түгел шул корычтан!
Дөм караңгы күзе күрмәс булып,
Әткәй кайтып төште сугыштан.
Сугыш арты – чиксез авырлык,
Һәр бәгырьне суырып алырлык!
Ач-ялангач, үтә ярлылык.
Үзенә тели һәркем сабырлык.
Әниләребез инде оҗмахтадыр,
Җирдә күрделәр мең газабын.
Әниләребезгә һәм дә әтиләребезгә
Догам итеп шигырем язамын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа