Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шигърият сөюче питрәчлеләргә бүләк

Сагынып көткән яз килә бар җиһанга!

Мәдинә Мортазина

Яз килә
Салкын кышлар үтеп китте,
Җиргә җылы яз килде.
Елмайган кояшны күреп,
Агачлар сәлам бирде.
Җылы яктан кайтып җитте
Көз киткән кошларыбыз.
Сайрашалар туган якта
Канатлы дусларыбыз.
Һәр фасылның үз вакыты –
Үпкәләмәсен кыш та.
Җир уянсын, кар астында
Йоклап ятмасын бушка.
Яз күңелләрне җылыта,
Яз безгә дә бик кирәк.
Яз җиткәнен сизеп әнә
Ярсып тибәдер йөрәк.
Яшәрә күңелләребез,
Бар табигать ямьләнә.
Шушы хозурлыкны күреп,
Җаныма моң бәйләнә.

***
Быел кыш кышка ошады,
Карлары мулдан яуды.
Китәргә бик теләмәсә дә,
Яз үзенекен алды.
Без бәләкәй чакларда да
Карлар күп ява иде.
Быел суыклары белән
Балачак кышы килде.
Кыш белән яз саубуллашты,
Килештеләр кул биреп.
Кояш та ялтырап чыкты,
Бу килешуне күреп.
Кышы кыш булырга тиеш,
Язы язга охшасын.
Карлар бик тиз генә эреп,
Су басулар булмасын.
Кояш елмаеп торса да
Көн әле калтырап тора.
Яз барлык көчен туплап,
Яңа планнарын кора.
һәр нәрсәнең матур ягын
Күрә белергә кирәк.
Килешмәгән чакларда да
Сабыр итәргә кирәк.
Кабатлана барысы да,
Табигать бер көе генә тормый.
һәр бер көнгә сөенеп яшик,
Үткән гомер тик кире кайтмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса