Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шигърият сөюче питрәчлеләргә шигъри бүләк

Яңа исемнәр

Рәмзия Фәхретдинова
Шәле


Ярдәмеңнән берүк ташлама
Куәт бир, Раббым, көч бир миңа,
Ярдәмеңнән берүк ташлама.
Һәр туар таң ризалыгың өмет итеп,
Бисмилладан башлана.
Ташлый күрмә мине бер Аллам,
Авыр көннәремдә бул син терәгем.
Бу дөньяда яшәү өчен
Өмет чаткысы сүнмәгән.
И, Ходаем, сабырлык бир миңа,
Кайгы-хәсрәткә салма.
Үз ярдәмең, шәфкатеңнән
Мине берүк калдырма.
Һәр намаздан соң дога кылам,
Уемда – балаларым.
Алланың рәхмәте белән
Ирешсә иде догаларым.

***
Мин бәхетсез - дип әйтсәм,
Аллаһ мине кичермәс.
Булганына шөкер итеп яшим,
Миңа дигән килер, кичекмәс...
Күңелең бай, иркен булсын,
Менә шул байлыкны югалтмыйк.
Сиңа киңәш сорап килгән мохтаҗларны
Беркайчан да кире борып чыгармыйк.
Кайгы-шатлыкларны бергә бүлешерлек,
Туганнарың барын онытма.
Намус дигән байлыкны саклый белик,
Туганлык җепләрен корытма. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса