Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шигърият сөюче питрәчлеләргә шигъри бүләк

Зөлфия Гыйниятова: “Шәлем минем - матур җыр башым!”

Шәлем минем

Кендек каны тамган изге җир бу,
Шәлем минем - матур җыр башым!
Әти-әни, балачагым иле,
Авылым бар, Шәлем, дип яшим.
Табигате гүзәл, Хөснуллалар
Бизәк итеп аны төшерә.
Илһам алыр өчен Мөхәммәтләр,
Җайдакларга сулар эчерә.
Төн йокламый, күңеленнән уйлап,
Язиләләр урам айкыйлар.
Таң чыгына манып каләмнәрен,
Чишмәләрдә керләр чайкыйлар.
Шушы сукмак буйлап, иман җыеп,
Равил Гайнетдин дә йөргәндер.
Ислам дөньясында казанышын,
Кечкенәдән бәлки күргәндер.
Бисмилласын әйтеп иелгәндер,
Чишмәләрдә йөзен югандыр.
Күңеленә иман орлыкларын,
Шушы изге җирдән җыйгандыр.
Болыннарда Камил ат көткәндер,
Кояшында пешеп беткәндер.
Зур-зур романнарын язачагын,
Күңел күзе белән күргәндер.
Яланаяк туфрагына басып,
Елар чакта, бәлки көлгәндер.
Туган якның һәр сулышын тоеп,
Хәтер бишегенә элгәндер.
Йолдыз булып күктә кабынгандыр,
Атылгандыр Камил, сүнгәндер.
Ятимлеген, бәлки шул чакларда,
Таптый-таптый җиргә күмгәндер.
Бу туфрактан мәшһүр Ренат Әюп,
Ныклык алып баскыч менгәндер.
Иҗатының һәрбер сулышына,
Туган җирдән илһам өргәндер.
Миннегали, Илнур, Алсинәләр,
Татар халкын җырлап таныта.
Шәле, Шәлем, Шәлекәем минем,
Шәхесләре белән баета.
Шушы җирдә, Алсу дигән йолдыз,
Мәңгелеккә, диеп кабынган.
Шәле үсә, Шәле матурая,
Шәле яши аны сагынган.

Кайтасы иде яшьлеккә
Кайтасы иде яшьлеккә,
Гашыйк буласы иде.
Кемгә, кемгә? Сиңа инде,
Насыйп буласы иде.
Яшьлектәге шул юлларны,
Кабат узасы иде.
Әллә каян сине танып,
Куллар сузасы иде.
Эңгер-меңгер җитүләрен,
Сагынып көтәсе иде.
Очрасаң да күрмәгәндәй,
Узып китәсе иде.
Бик кадерле кулларыңнан,
Кысып тотасы иде.
Синле яшьлегем иленә,
Очып кайтасы иде.
Кайтасы иде яшьлеккә,
Гашыйк буласы иде.
Кемгә, кемгә? Сиңа кабат,
Насыйп буласы иде.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса