Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шигърият сөюче питрәчлеләргә шигъри бүләк

Шигъри тәлгәшләр

***
Бәхет өләшкән чагында 
Кайда йөрдең, дускаем?
Бәхет эше – табышмы соң,
Кем белгән инде аны?
Бәхет дигән нәрсәләрне
Алып булмый базардан.
Бәхетне үзең эзлисең,
Алай булгач татлырак.
Бәхетне табам дисәң әгәр
Бик тырышырга кирәк.
Бәхет бит ул юлда ятмый,
Аны таба белергә кирәк.
Бәхетеңә чыккан көмешең дип
Әйткәннәр кайвакытта.
Бәхет килгәнен көтеп ятып
Булмый ул гомер иткәч.
Бәхетне табар өчен
Тырыш булырга кирәк.
Булмый ул бер көнлек бәхет,
Булсын бәхет гомерлек.
Хәнил дә җырлый иде, мәрхүм,
Ә ул булган бик хаклы.
“Михнәтләргә түздең инде
Бәхеткә түзеп кара”.
Адәм баласы шундый инде
Чырсыз була кайчакта.
Очып төшми бәхет һавалардан
Бәхетеңне бит таба белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса