Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шигърият сөюче питрәчлеләргә

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына

Онытмагыз солдат кадерен
Мин хәтерлим, әткәй, сине
Әнкәй белән озаткан көнне.
Кочагыма алып, чәчем сыйпап,
“Улым, нык бул”, - дигән сүзеңне.
Белдек кыска хатларыңнан:
Кыю разведчик син булгансың.
Дошман оясын туздырып,
Әсирләрне күпләп алгансың.
Өзелеп көттек, әткәй, хатларыңны.
Ләкин алар озак көттерде:
Сугыш бетте, Җиңү көне килде.
Әмма синең хакта
Алган “кара кәгазь”
Барчабызның җанын көйдерде.
Мин дә күптән бабай инде,
Оныкларың үсеп беттеләр.
Алар, әткәй, ошаган сиңа
Солдат хезмәтен дә үттеләр.
Әнкәйнең дә васыяте хуп.
Эзләп таптым, әткәй каберен.
Язлар саен Җиңү көне килер,
Онытмагыз солдат кадерен.

Әни куллары
Җиңү көнен көтте, әни ашкынып,
Яшен түкте юып әти керләрен.
Яшь вакытын искә алды зарыгып,
Кулына алып әти күлмәген.
Бу куллар өч баланы биләгән,
Күкрәгенә кысып җылыткан.
Ипиен, бәрәңгесен пешергән
Күкрәк сөте белән сыйлаган.
Иртә таңнан сыерын сауган,
Калдырмаган колхоз эшен.
Сабыйлары ач-ялангач булмасынга,
Чабатасын үргән, теккән күлмәген.
Бу куллар һич эшсез тормаган,
Язып бетергесез гамәлгә.
Әнием горур, көчле булган,
Өч баласын кеше итәргә.
Бетте сугыш, кайталмады әтиләр,
Әрнеп сагынып елады гаиләләр.
Җиңүгә көч өстәде тылдагылар,
Алар истәлегенә куелды мәрмәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса