Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шигырь укып, елмаеп алыйк әле

фото- Ирина Меньшова

Карачкы булып чыкты
Урамга чыктым барырга
Бер танышым янына.
Як-ягыма карый-карый,
Җиттем алар каршына.
Чалтыр-чолтыр тавыш килә –
Музыкага охшаган.
Уйный белми, бу кешенең
Моң капчыгы бушаган.
Капка бикле эчке яктан,
Нигә аны биклиләр?
Көпә-көндез кереп булмый:
Шакыдым – ишетмиләр.
Койма аша күз салдым мин,
Керү җаен тапмагач.
Бакчалары матур, бик зур,
Иң уртада алмагач.
Арты белән баскан берәү,
Киенгән матур итеп.
Башында салам эшләпә,
Нәрсәдер тора көтеп.
Карга, саесканнар үтә
Баш өстеннән кычкырып.
Алмагачка кунмый алар,
Китәләр ары очып.
Дәштем-дәштем танышыма –
Ишетмәде сүземне.
Ничек түзә ул тавышка,
Бигрәк икән түземле.
Колакка сагайган, ахры,
Минем якын танышым.
Аптырагач кайтып киттем,
Әйләнеп китте башым.
Бер атналап вакыт үткәч,
Ташынымны очраттым.
Бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем,
Җавап биргәч, шаккаттым.
Уйный белмәгән уйнаучы
Буш банкалар булганнар,
Җил искән саен чалтырап,
Тавышлар чыгарганнар.
Салам эшләпә кигәне
Карачкы булып чыкты.
Озак сөйләшеп торганга,
Башымны кояш сукты.
Музыка тавышы чыга,
Җил исеп киткән саен.
Кошларны куркытыр өчен,
Уйлап тапканнар җаен.
Җиләк-җимешләр өлгергәч,
Карачкы ярдәм итә.
Карга, саесканнар куркып,
Төшмичә очып китә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, шигырь