Сөю җыры
Ярат-ярат син мине, Мин дә яратам сине. Сөеп-сөелеп, бергә-бергә Яшәргә язсын безгә. Кушымта: Кара әле күземә, Мин дә карыйм күзеңә. Анда сөю бар икәнен Син аңларсың үзең дә. Пар сандугачлар таллыкта Сайрыйлар безгә карап, Пар сандугачлар шикелле Без дә җырлыйбыз парлап. Ике аккош зәңгәр күлдә Йөзәләр яратышып. Яшь гомерләр үтә...
Ярат-ярат син мине,
Мин дә яратам сине.
Сөеп-сөелеп, бергә-бергә
Яшәргә язсын безгә.
Кушымта:
Кара әле күземә,
Мин дә карыйм күзеңә.
Анда сөю бар икәнен
Син аңларсың үзең дә.
Пар сандугачлар таллыкта
Сайрыйлар безгә карап,
Пар сандугачлар шикелле
Без дә җырлыйбыз парлап.
Ике аккош зәңгәр күлдә
Йөзәләр яратышып.
Яшь гомерләр үтә китә,
Җырлыйк әле парлашып.
Син сөясең, мин беләм бит,
Мин дә сөямен сине.
"Сөямен", - дип әйтик әле
Яшермичә һәр көнне.
Кадерлем, диеп кенә,
Сөеп-сөелеп кенә.
Яшик әле дөньяларда
Җырлап һәм биеп кенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа