Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Татар Казысы авылыннан Рәшидә Фәхриеваның туган авылына багышланган шигырьләре

Туган җирен, туган авылын сагынмаган кеше юктыр ул.

 

Туган авылым
Туган авылым Татар Казым,
Бик борынгы авыл син.
Борынгы авыл булсаң да,
Син гөрләтеп яшисең.
Бик борынгы бабайлар
Тырышып хезмәт иткән.
Зур тырышлык куеп сине,
Зур, матур авыл иткән.
Тугызынчы буын яши,
Бүген шушы авылда.
Авылыбыз матур яши,
Сокланырлык бит моңа.
Рәхмәт ерак бабайларга,
Зур хезмәт куйган өчен.
Авыр хезмәт куйганнар,
Без рәхәт яшәр өчен.
Буыннан-буынга күчеп,
Авылым гел яшәрә.
Тату, дустанә, тырышып,
Кирәк дуслар яшәргә.

Матурлана авылым, яңара
Туган авылым Татар Казысы,
Сагынам сине үзәк өзелеп.
Күз алдымнан барсы да үтә,
Кыр казлары кебек тезелеп.
Урамнарың синең бигрәк матур,
Елгаларың ага челтерәп.
Кырларыңда үсә игеннәрең,
Саргаешып, шаулап, җилфердәп.
Уңган синең кыз һәм егетләрең,
Тырышып эшли, көчен кызганмый.
Иген игә, малын асрый,
Хезмәт итә көчен кызганмый.
Һәр ел саен яңа йортлар калка,
Матурлана авылым яңара.
Иман йорты балкый авылымда,
Биш вакыт намазга чакыра.
И авылым, авылкаем,
Һәрвакыт исемдә син.
Көндез уйда, төнлә төштә,
Үзәкне өзәсең син.

Газиз туган җирем
Туган авылым, борма-борма юлың,
Җәелеп ята дәшеп үзенә.
Туган авылым, газиз туган җирем,
Бигрәк якын минем күңелгә.
Туып-үстем, үсеп буйга җиттем,
Тыңлап үстем чишмә агышын.
Инде менә килеп җиткән арттан.
Салмак кына гомер агышым.
Авылымның төрле почмагында,
Челтерәп ага бик күп чишмәләр.
Шул чишмәнең тәмле, салкын суын,
Төрле дәва өчен эчәләр.
Кырларында сайрар кошлары бар,
Таллыкларда сайрый сандугач.
Сабый чакны сагынып урап кайтам,
Кай чакларда, күңелем тулгач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса