Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Татар Казысыннан Рәшидә Фәхриеваның иң газиз, иң якын кешеләренә багышлап язган шигырьләре

Балдан татлы була, диләр, балаларның баласы

Оныкларыма

Оныклар янда булганда
Бик тә рәхәт, күңелле.
Алар белән аралашып
Сизми каласың көнне.
Үзләре шаян, ягымлы,
Яраттыра беләләр.
Кызык-кызык сүзләр әйтеп,
Елмаялар, көләләр.
Кечкенәләре сугыша
Бүлә алмый уенчык.
Олыраклар мине дәшә:
- Дәү әни, тизрәк чык.
Шулай булса да бик рәхәт
Алар янда булганда.
Күңелем яшәреп китә
Аларга карасам да.

Кызым Наиләгә атап яздым

Балакаем, шушы гөлең кебек,
Чәчәк атсын синең тормышың.
Шатлык-куанычлар алып килсен,
Сина һәрбер яңа туар көнең.
Гөл чәчәге кебек булсын,
Синең барлык көннәрең.
Сау-сәламәт булып яшә син,
Бәхеттә үтсен һәрбер көнең.
Рәхәт яшә, кайгы күрмә,
Ярдәмчел син һәркемгә.
Син бит минем таянычым,
Олыгайган көнемдә.
Көнгә 3,4 тапкыр шалтыратып,
Хәлләремне беләсең.
Мин авыртам әле дисәм,
Ярдәмгә йөгерәсең.
Рәхмәт, балам, игелек күр,
Син бәхеткә бик лаек.
Дус, туганнарны барлыйсың,
Барып җитәсең чабып. 
Озын гомерле бул, балам,
Балалар бәхетенә.
Игелек күр балалардан
Олыгайган көнеңдә.
Бәхетле бул, балам, бәхетле бул.

Балаларым - куанычларым

Балаларым - зур куанычларым,
Горурланам мин сез булганга.
Ходаема мең-мең рәхмәтлемен,
Газизләрем сәламәт булганга.
Сез, дип кенә яшим дөньяда,
Сез, дип тибә минем йөрәгем.
Озын гомерле, пар канат белән яшәгез
Шушы минем сезгә теләгем.
Сез бит минем олы куанычым
Сез бит минем олы терәгем.
Сау-сәламәт, бәхетле яшәгез,
Шушы минем сезгә теләгем.
Кайгы җиле сезне читләп үтсен,
Башкаегыз кайгы күрмәсен.
Шатлык-куанычлар белән гомер итегез,
Тәннәрегез сырхау күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса