Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыбыздан шигъри бүләк

Алтын көз

Алтын көз

Сагышлы диләр көзләр,
Дөрес түгел бу сүзләр.
Бик тә матур килде көз,
Куанып йөрибез без.
Әбиләр чуагы да,
Яңгыры да бик кирәк.
Быелгы кебек көзнең
Булганы әле сирәк.
Җир өстендә хәтфә келәм,
Сары яфрак коела.
Әйтерсең лә, яфрак түгел,
Алтын булып тоела.
Маңгай күзе генә түгел,
Күр күңел күзе белән.
Хозурланып калыйк әле
Бу алтын көзләр белән.
Затлыдан киенгән көз,
Яңгыр яуса бераз түз.
Үзенчә матур һәр мизгел,
Моңсуланмасын күңел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса