Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыбыздан шигъри күчтәнәч тәкъдим итәбез

Надежда ЕГОРОВА Керәшен Сәрдәсе

Туган ягым
Исән-имин кайттым туган якка
Үз җиремдә атлап йөримен.
Буран булса, бер дә авырсынмый
Һәркөн чыгып аны көрим мин.
Сиңа кайттым кабат, туган ягым,
Якын миңа һәрбер урамың.
Әкрен генә узам сукмак буйлап
Шуннан да мин ләззәт тоямын.
Җир өстенә яуган ап-ак карны
Тиңләр идем мамык юрганга.
Сокланам мин һәрбер матурлыкка
Туган ягым, синдә торганда.
Бик сагындым сезне, якыннарым,
Чәчәк аткан тәрәз гөлләрен.
Шау чәчәкле матур гөлләр кебек
Узсын синең алгы көннәрең.
Бик сагынып кайттым туган якка
Йомшак мамык кебек ак карны.
Әйтегезче, дуслар, туган яктан
Газизерәк җирдә ни тагы?
Берни алыштырмый туган якны
Читтә эзләп тапкан алтыннар
Туган якның матурлыгын күреп
Яшик әле, дуслар, якыннар.

Юксынам әтиемне
Әти диеп көн дә дәшә идем
Хәлен белеп тордым һәр көндә.
Хәзер юк шул, дәшәр идем
Исән саумы, әтием, син кайда?
Иртә киттең, әти, арабыздан
Ерагайды инде эзләрең.
Ятим калды нигез, сине көтеп
Тәрәзәдән алмыйм күзләрем.
Кайтып керерсең күк элеккечә
Берни булмагандай сөенеп.
Кочып-кочып сөяр идем: "Әтием!"
Үтәр ахры гомерем көенеп.
Сагынам бит, юксынам бит сине
Йөрәгем шул бик тә яралы.
Күңелемнән һич тә китмисең син.
Әрнүләргә чара чамалы.
Яшәрсең син, әтием, күңелемдә
Бер бик якты, матур, моңлы җыр булып,
Искитмәле моң булып.

Җылы сүз тиң кояшка
Тәмле телең - җылы сүзең
Минем җаныма дәва.
Көн яктысы гел дә кирәк
Син минем сулар һава.
Җылы кояшка тартыла
Чәчәкле матур гөлем.
Шул гөлләргә тиңдәш булып
Узсын синең гомерең.
Кайгы, борчу-сагышларың
Калсын инде үткәндә.
Ходай олы бәхет бирсен
Сабыр булып көткәнгә.
Җылы сүзләр таралсыннар
Барлык тирә-якларга.
Чын күңелдән әйтелгәнче
Кирәк ныклап сакларга.

Мине аңлаучым
Минем күңел үлеп гашыйк сиңа
Сүзләр белән кыен аңлашу.
Мәхәббәттән җаным сихерләнгән
Шундый көчле сине ярату.
Мәхәббәттән җаным сихерләнгән
Күз алдымда сихри сурәтең.
Хушларымнан мине яздыручым
Нур бөркелә синең тарафтан.
Күңелеңдә шигең юктыр, анысы
Тик син генә минем яраткан!
Күңелеңдә шигең юктыр, анысы
"Бердәнберем" дисәм мин сиңа.
Әй, сөеклем, һәрчак гашыйк диеп
Җавап бирче син дә бер миңа.

Вәг
ъдә
Яратканым юкка түгел
Иркәм, сине дә аңлыйм.
Күпме генә тырышсам да
Мин сине оныта алмыйм.
Шундый сагынам сине дип
Дәшәсем килә, иркәм.
Изге юллар теләп сиңа
Дога кыламын иртән.
Зарланмыйча яшик, җаным,
Ходай биргән тормыштан.
Түзик, әйдә, бергә-бергә
Узып булмый язмыштан.
Нинди сүзләр әйтсәләр дә
Ышанам бары сиңа.
Онытмамын мәңге диеп
Вәг
ъдә бирдең син миңа.

Якын дустым - сердәшчем
Серләремне сиңа сөйлим
Син минем якын дустым.
Тормышыңның һәр мизгеле
Бәхет, шатлыктан торсын.
Якын дус ул - берәү була
Беркайчан сине сатмый.
Синең сөйләгән сереңне
Мәңге сер итеп саклый.
Серне сөйләр дустың булгач,
Күңел кала бушанып.
Тугры дустым һәрвакытта
Яшим сиңа ышанып.

Ник бәйләдең мине үзеңә?
Үзгәртергә инде, теләсәм дә,
Юк, булмый бит сине онытып.
Йөрәгемдә саклап чын сөюне
Яшим һаман, яшим яратып.
Сабырлыгың, күркәм гадәтләрең
Нык бәйләде мине үзеңә.
Уйнап түгел, чынлап гашыйк бит мин
Ашыкма син, инде түз генә.
Гомер уза аккан сулар кебек
Кире кайтып булмый үткәнгә.
Сөюемнең серле алиһәсе
Күзем төшми синнән бүтәнгә.
Минем йөрәк бары берне сөя
Хыянәтсез чиста күңелне.
Шулай булса гына, чын ярату
Була бит ул озын гомерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, шигырь