Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыбыздан шигъри күчтәнәч

Питрәч

Светофор утын күзәт

Яше, карты руль артында
Шоферлар бик күбәйде.
Элеккеге заман түгел,
Юллары да киңәйде.
Куып йөргән шоферларның
Ашкына йөрәкләре.
Зыр-зыр итеп алга чаба
Машина көпчәкләре.
Әби, бабай руль артында,
Җәяү йөрмиләр хәзер.
Барасы җиренә бара,
Машина көтә, әзер.
Санап бетерерлек түгел –
Машиналар меңләгән.
Светофорлар янып тора,
Кызыл уты сүнмәгән.
Тыйтак-тыйтак кызыл утка
Бер адәм чыгып бара.
Машина бәреп китмәсен,
Светофорга син кара.
Чыкма янган кызыл утка,
Сабыр ит, булма үҗәт.
Яшел ут кабынганын көт,
Светофор утын күзәт.

Таңнар ата

Һәр көн таңнар ата
Яктыртып дөньяларны.
Пар канатлы кеше генә
Гизә ул дәрьяларны.
Таңнар, кабатланмас таңнар,
Гашыйк булдым мин сезгә.
Һәр иртә каршылар идем,
Яшем җиткәнче йөзгә.

Таң йолдызы – Чулпан йолдыз
Каршы ала таңнарны.
Кая куярга белмисең,
Гашыйк булсаң, җаннарны.
Охшаш алар бер-берсенә,
Туа таңнар, иртәләр.
Парлашып яшәгән чакта
Юкка чыга киртәләр.

Туар таңнар яшеренеп
Тора офык артында.
Сиңа бүләк итәр идем
Мин аларның барысын да.

Юбилеегыз белән
(Зиганшина Света апама)

Аз да түгел, күп тә түгел
Җитмеш яшь ул, туганнар.
Света апа биегәндә,
Чыга иде тузаннар.
Җитмеш яшь тулгач, сиксәнне
Көтәрсез, еллар санап.
Гаҗәпләнеп үзегезгә
Торырсыз сүзсез карап.
Көзге алдына басып, сезКат-кат сорау бирерсез.
Балкып торган йөзегездә
Җыерчыклар күрерсез.
Җыерчыклар гади түгел,
Яшерен серләр саклый.
Яшьлеген искә алганда,
Күзләре аның балкый.
Балкысын тормыш чәчкәгез,
Тигезлектә яшәгез.
Шатлыкка төренеп килсен
Картлык киләчәгегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса