Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыларыбызга шигъри бүләк

Зөлфия ГАБДРАХМАНОВА

Питрәч

Синең өчен газиз булганнар

Бер нигезебездә туып үсәбез дә

Таралабыз төрле якларга.

Туган нигезебез безне очраштыра

Өйгә кайтып йөргән чакларда.

Кайтулар бит сирәгәя һаман,

Ераклаша бара туганнар -

Үскән чакта берсе-берсе өчен,

Җан бирергә әзер булганнар.

Алмаштырабыз шул туганнарны -

Сөйгән ярлар якын җаннарга,

Ә авырлык килсә, туган кирәк,

Дәва булыр өчен ярага.

Онытмасак иде беркайчан да:

Ярлар ташлый, дуслар - саталар,

Тугры булган газиз туганнарың

Терәк булып, ашыгып кайталар.

Әнкәй, диеп өзелә үзәгем

Башым иеп, ап-ак чәчләреңне

Сыйпыйсылар килә төннәрен.

Әй, йөрәгем өзгәләнеп ярсый,

"Әнкәй", диеп өзелә үзәгем.

Әрни йөрәк, язлар җиткән саен,

Талларыңда кошлар кагына.

Юкәләрең шаулап чәчәк атты,

Нигез ташың сине сагына.

Үлән баскан ишек алларыңда

Бәбкә көтә күрше-күләннәр,

Эх, күрәсе иде, элегрәк

Бер-берсенә ничек йөргәннәр.

Олыгайды авыл, карт-корылар

Китеп барды теге дөньяга.

Әле генә исән иделәр лә,

Димәк, кирәк алар хәзер Ходайга.

Күңел тулып, күзләрдән яшь тама,

Әнкәй, диеп килсәм яныңа.

Авыл капкасыннан кергән чакта

Әйләнеп карыйм зират ягына.

Өй эчендә синең исләрең бар,

Идәннәрдә синең эзләрең,

Тәрәзәңдә күрәм синең шәүләң,

Түшәмеңә эленгән Коръәнең

Әнкәй, диеп өзелә үзәгем.

Бәгырькәем

Синең белән яшәү

Җирдә нинди шатлык,

Нинди бәхет синең яшәвең,

Юлдаш булдың, шуңа сөенәм мин

Бәгырькәем, диеп дәшәмен.

Кайгыларны бергә-бергә җиңеп,

Ләззәтләндек тормыш көенә;

Җаным-тәнем белән, бар булганга,

Шөкер кылып, шуңа сөенәм.

Һәрчак миңа якын дустым булдың,

Тормышымда булдың юлдашым

Кал син бары минем белән генә,

Сөю генә бер үк сулмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса