Укучыларыбызга шигъри бүләк
Мәдинә МОРТАЗИНА
Иске-Йорт-Казан
×××
Каләмемне алам кулыма,
Сөенечләр килгән чагында.
Шатлык-куанычтан ташып тора
Бу яшәүгә гашыйк җаным да.
Каләмемне алам кулыма
Каршылыклар килсә юлыма,
Язып куйсам туган уйларымны
Бер җиңеллек килә җаныма.
Хис-тойгылар ташый күңелдә
Каләм алдым кулыма бүген дә
Сезгә дигән җылы сүзләрем
Күңелемнең иң-иң түрендә.
Алтынга тиң вакыт
Кызыл, сары төскә керде
Һәрбер яфраклы агач.
Кырлар игеннәрдән бушап,
Ятып калды ялангач.
Мул уңышлар җыеп менә
Керәбез алтын көзгә.
Хозурланып йөрим әле -
Күпме гүзәллек көздә!
Әле генә язлар иде,
Инде көзләр дә җитте.
Чәчләремә чаллар иңгән,
Яшьлегем күптән үткән.
Алтын төсләргә төренде
Көзләрнең мизгелләре.
Күңелемне сарып алды
Гомеремнең көзләре.
Бик тәмле шул бәрәңге
Бәрәңгенең тишелгәнен
Дүрт күз белән көтәбез.
Яшел яфраклар күренгәч,
Дүрт аяклап китәбез.
Буразналар күренми дә,
Буразнада - чүп кенә.
Теге корткыч җим табалмый,
Үлми калган чүт кенә.
Тәртипкә салдык бакчаны
Бик ерактан күренә.
Колорада кортлары да
Очып килде тиз генә.
Һәр төптә көтү белән,
Бәйрәм итә җыелып,
Читтән килгән ул "кунакны"
Һич кенә булмый куып.
Кунак көне өч кенә көн,
Болар оятсыз булды.
Бераз "юмартлыкны" белеп,
Бөтен бакчага тулды.
Җәй башыннан көзгә кадәр
Бил бөгәбез бакчада.
Бәрәңгене яратабыз,
Эше бик күп булса да.
Авылыма
Иске Йортта тудым үзем,
Балачак шунда үтте.
Иске Йортта никадәрле
Яңа йортлар да үсте.
Авыл халкы бик тә тырыш
Көне хезмәттә үтә.
Һәрберсе дә якын миңа,
Бар кешене үз итәм.
Зур түгел минем авылым -
Йөзгә якын йорты бар.
Күбесендә, ни кызганыч,
Яши бары олылар.
Туксанга җитә әбиләр,
Йөзе дә тулса иде.
Аларга охшап,үзем дә
Гомерле булсам иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа