Укучыларыбызга шигъри бүләк
Николай Александров
Әбиләр чуагына
Килмәгән булсаң әгәр,
Күрмәгән булсам әгәр,
Шулкадәрле сагындырмас
Иде лә үткән җәйләр!
Ак томаннарда адашып,
Соңлаган булсаң әгәр,
Исләргә төшеп йөдәтер
Идеме үткән җәйләр?
Сихерең белән җиһанга
Иңмәгән булсаң әгәр.
Елак көздә хәтерләрдән
Юылган иде җәйләр.
Килүен килдең инде,
Күрүен күрдем инде...
Хисле җанымны битәрләп,
Мин - исәр йөрдем инде.
Әбиләр чуагы
Күкләрдән иркә, наз
Сибелде,
Күңелләр шатлыкка
Күмелде.
Җиремә әйләнеп
Җәй килде,
Мизгеле айларга
Тиң иде.
Кушымта:
Нурлары, назлары
Җаннарга уралды.
Сихерләр сине дә
Әбиләр чуагы.
Син калган идең бит
Җәйләрдә.
Шатлыкка нур өстәп
Кил әйдә.
Көздә дә иркә-наз
Күп әле.
Курыкма сары, дип,
Кил әле.
Кушымта: шул ук.
Тызымдай йөземә
Сарыл да
Назларың калсыннар
Җанымда.
Миләштән ут алып
Ян инде.
Җаныма ялкыннар
Сал инде.
Кушымта: шул ук.
Көзләрнең назлы бу
Җиленә
Назларың өстәлсен
Синең дә.
Көздә дә иркә-наз
Күп әле,
Сарыдан курыкма,
Кил әле.
Кушымта: шул ук.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа