Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучылардан шигъри бүләк

Бүген сезнең игътибарга Татар Казысы мәктәбе укучыларының иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Китап

Китап – белем чишмәсе, дип,

Юкка гына әйтмиләр.

Әгәр китап күп укысаң,

Белемең арта диләр.

Китап ул - белем ачкычы,

Укыйсың да укыйсың.

Белем ачкычы алам дип,

Бик күп белем туплыйсың.

Балалар да, олылар да

Китаплар бик яратабыз.

Шуңа күрә көн аралаш

Китапханәгә барабыз.

Анда китаплар бихисап,

Ошаганын алабыз.

Бик мавыгып укыйбыз да,

Рухи яктан байыйбыз.

Рәсимә ХӘБИБУЛЛИНА

 

Песием

Кышкы салкында

Йөрмә син тышта.

Ай-һай бик салкын

Суык бит тышта.

Җылы сөт салдым,

Мин песиемә.

Йөрмә суыкта,

Кер син өеңә.

Җылы сөт эчкәч,

Вакыт йокларга.

Киттек без икәү,

Ятып йокларга.

 

Әни

“Әни” сүзе иң матуры

Башкалар арасында.

Күпме иркә һәм күпме наз

Әнием карашында.

Төн йокысын йокламыйча,

Әни безне караган.

Ә иртәсен, киендереп,

Бакчага алып барган.

Бәхетле булыгыз, - диеп,

Безне назлап үстергән.

Салкын җилләр тимәсен дип,

Кадерләп кенә йөргән.

Һәр кешегә насыйп булсын

“Әни!” - диеп дәшәргә.

Әнисез һич мөмкин түгел

Бу дөньяда яшәргә.

Кадерләп үстергән өчен,

Әни, сиңа зур рәхмәт.

Ходай бирсен озын гомер -

Бездән сиңа шул теләк.

 

Кадрия

Минем дустым-

Кадрия.

Бик зур хөрмәткә

Ул ия.

Үзе матур,

Сөйкемле.

Бигрәк яхшы

Күңелле.

Бөдрә аның

Чәчләре, зәңгәр аның

Күзләре,

Көлеп куйса,

Елмайса

Яктырта күңелләрне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X