Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыларыбыз игътибарына Мария Максимованың “Могҗиза көтә күңел” китабында урын алган кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез

Мария Максимова.

    Могҗиза көтә күңел

    Могҗиза көтә күңелем
    Очынып, исәрләнеп.
    Тормышка ашыр хыялым,
    Көтәмен өметләнеп.
    Могҗиза көтә күңелем,
    Хыялларга табынып.
    Очкын бирсә, янар идем
    Ялкынланып кабынып.
    Могҗиза көтә күңелем,
    Ул могҗиза - яшьлектер.
    Томаннар артыннан беркөн
    Килеп чыгар кебектер.
    Могҗиза көтә күңелем,
    Сызылып таң атканда.
    Төшемә керсен дип телим
    Мин йокыга ятканда.
    Могҗиза көтә күңелем,
    Яшьлегемне сагынып.
    Канатларым булса әгәр,
    Очар идем талпынып.
    Могҗиза көтә күңелем,
    Ул могҗиза - сөюдер.
    Яшьлектәге кебек янып
    Сөю гөнаһ түгелдер.

    Сәяхәткә чыгам

    Күңел белән сәяхәткә чыгам,
    Каләм тотып көн дә кулыма.
    Хыялланам, матур сүзләр эзлим
    Язар өчен шигырь юлына.
    Күңел белән сәяхәткә чыгам,
    Тибрәләдер каләм кулымда.
    Күңелемә һич тынычлык бирми –
    Җир сагышы һаман уемда.

    Бал кортлары

    Бакчабызда гөрләп үсә
    Аллы-гөлле гөлчәчәк.
    Нечкә билле бал кортлары
    Чиләк асып киләчәк.
    Җем-җем итеп чык тамчысы
    Чәчәк өстендә ята.
    Иртәнге кояш нурлары
    Бал кортларын уята.
    Бал кортлары нектар җыя,
    Берсен-берсе уздырып.
    Янәшәдә очып йөрсә,
    Куябыз без кыздырып.

    Яшь булып калсаң икән

    Күңел ул бер дә картаймый,
    Гел яшь каласы килә.
    Картаймый яшәүнең серен
    Тормышны сөйгән белә.
    Яшәреп киткән шикелле
    Яшьлекне искә алса.
    Иркәләнә яшьлек хисе
    Йөрәк түрендә калса.

    Гашыйк бул

    Гашыйк булган һәр кеше дә,
    Кичерә сөю хисен:
    Күрәсем гел килеп тора
    Көләч йөзеңнең төсен.
    Тылсым бар бу мәхәббәттә –
    Йөрәк сүзсез буйсына.
    Күңелем гел сине уйлый,
    Күрми торса юксына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса