Укучыларыбыздан шигъри бүләк
Салкын Чишмә авылында сугышчыларга һәйкәл ачуга багышлана
Һәйкәл янына килгәндә
Догалар да укыйк без,
Үлгәннәрне хөрмәт итеп,
Чәчәкләр дә салыйк без.
Һәйкәл тирәсе - изге җир,
Тәртипсезлек булмасын,
Чит җирләрдән вандал килеп,
Җимерүләр тумасын.
Һәйкәл яныннан үткәндә
Тыныч кына атлыйк без,
Үлгәннәрне хөрмәт итеп,
Бу һәйкәлне саклыйк без.
Фронт кичкән ир-егетләр
Озак яшәмәделәр,
Бакыйлыкка күчкәнче дә
Бер рәхәт күрмәделәр.
Аларның балалары да
Рәхәт күрми үстеләр,
Сугыш афәте беткәч тә
Ач-ялангач иделәр.
Җиңеп кайту нәтиҗәсен
Оныклары күрделәр,
Хәзерге тыныч тормышта
Рәхәт күреп үстеләр.
Хәзерге тыныч тормышлар
Дәвамлы булсын иде,
Сугыш афәтләре күрми
Яшәүләр тусын иде.
Рәхмәт яусын хуҗаларга,
Һәйкәл куючыларга,
Үлгәннәрне хөрмәт итеп,
Истә калучыларга.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ
Салкын Чишмә авылы
***
Рәнҗү салып китмәдеңме, әби?
Бәхиллегең безгә калдымы?
Салкын җиргә салып китүләрнең
Авыр икән һәрбер адымы.
Дөнья булгач, төрле чаклар булды,
Булды аңлаешсыз мизгелләр.
Бәгырьләрне телә үкенечләр, -
Гафу сорый, әби, күңелләр.
Рәнҗеп ята күрмә безгә, әби
Дога кылам синең хакыңа.
Төшләремә генә булса да кер
Сине күрәсе килгән кызыңа.
Китап эчләреннән килеп чыкты,
Синең сурәт, әби, бәгырем.
Күз яшьләре ирексездән ага,
Бик кыен бит синсез, кадерлем.
Япь-яшь чагың әле сурәтеңдә,
Елмаюлы назлы карашың.
Зәңгәр күзләреңә карадым да,
Яңарттым шул йөрәк ярасын.
Эх, әбием, бик тә кирәк идең,
Иртә киттең безнең арадан.
Бераз гына басылгандай булса,
Кан саркый шул һаман ярадан.
Соңгы юлга сине озатканда,
Өзелеп төште кебек йөрәгем.
Эх, әбием, белсәң иде лә син
Никадәрле миңа кирәгең.
Гаиләбезгә син нык терәк булдың,
Белмәдек без кайгы-сагышны.
Шулкадәрле килә ишетәсе,
Синең назлы, якын тавышны.
Мария ЕРМОЛАЕВА
Керәшен Сәрдәсе авылы
Килүеңне көттем
Килереңне күптән көттем,
Килереңне белдем мин.
Ник соңладың, нигә, диеп,
Йөрәгемне телдем мин.
Килереңне күптән көттем,
Шашып сөйдем, сиздеңме?
Күз карашың белән назлап
Әсирләдең, белдеңме?
Килереңне күптән көттем,
Бәхетем дип белдем мин.
Сөю тулы назың белән
Күңелемә кердең син.
Килереңне күптән көттем,
Соң булса да, килдең син.
Гафу сорап тезләнгәндә
Кичерер дип белдең син.
Килереңне күптән көттем,
Хәзер инде көтмимен.
Бәхетле бул һәм исән-сау
Яшәвеңне телимен.
Нәфирә ГАТАУЛЛИНА
Юныс авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа