Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыларыбызга шигъри бүләк

Кал син минем язларымда

Язлар җитте, ямьле язлар җитте, –

Вакытларның җайлы агышы.

Язгы шатлыклар да оныттырмый

Йөрәктәге тирән сагышны.

Сагышларым булып кал инде син

Үткәннәрдә,  ерак елларда.

Еллар үтә, алар кабатланмый,

Син  – сагышым ямьле язларда.

Күңелемнең хисле ташулары

Кабатлансын ямьле язларда.

Сагышларым,  чиксез сагышларым,

Агып китми язгы суларда.

 

Әниемә туган нигездән сәлам

Әй, әнием, нигә борчыласың,

Төшләремә бик еш керәсең.

Минем өйдә кемнәр яши диеп,

Үзәгемне минем өзәсең.

Алмагачлар әле исән, әнкәй,

Һәр яз  саен чәчәк аталар.

Шушы ямьне әллә  сагыналар –

Кыр казлары  ел да кайталар.

Таныш тәрәзәдә утлар яна,

Яши анда татар милләте.

Озын булса иде нигеземнең

Янып торган көче-куәте.

Нәфирә Гатауллина

Юныс авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса