Укучыларыбызга шигъри бүләк
Мария Максимова нәкъ бүгенге көнгә багышлап язган диярсең!
Кар бураны
Һич кенә дә көтмәгәндә
Карлар ишелеп ява.
Күк йөзен каплаган болыт,
Күренми зәңгәр һава.
Котырып яуган ак карлар
Күмеп китә юлларны.
Буранлы төннәр еракка
Алып китә уйларны.
Тирә-юньгә кар бураны
Өеп куйган зур таулар.
Җемелдәгән ап-ак карлар
Безнең күңелне яулар.
Җәяүле буран
Җил-давыллап ява кар бураны,
Тәрәзәгә җепшек кар сылый.
Табигатьнең кәефе киткән чак,
Яшь бала күк үкереп елый.
Табигатьтән үч ала диярсең,
Нәфрәтләнеп буран котыра.
Бик тиз арада җәяүле буран
Кар көртләре өеп тутыра.
Өй түбәләренә менеп,
Морҗаларны кочып сызгыра.
Җиле исә Себер якларыннан,
Күз ачкысыз карны туздыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа