Укучыларыбызга шигъри бүләк
Зәйтүнә ГАЙНИӘХМӘТОВА
Хуҗасы бар
Питрәч юлларында – асфальт,
Төннәр буе җәйделәр.
Чебен кебек, машиналар
Үрчидер – күбәйделәр.
Хуҗасы бар бу Питрәчнең –
Кыяфәте күрсәтә;
Бөтен халык туйдырырлык
Тавыклар да үрчетә.
Эшсез халык юктыр монда –
Кызыл йортлар төзиләр,
Урамнарны, матур итеп,
Чәчәкләргә бизиләр.
Боз сарае да салынган,
Яшьләрне мавыктыра.
Иренмичә йөрсәң анда,
Тәннәрне савыктыра.
Питрәчтә нихәлләр?
Нихәл соң бу Питрәчтә:
Каймак, катык, наратлар?
Яңа туган бозаулар кебек
Йөримен аптыраплар.
Искә төшә каймагы да,
Әниләрнең катыгы да.
Нарат урманына барган
Арбаларның ватыгы да.
Бөтен үткән тормыш килә
Бу исемне күргәч тә.
“Каймак” кибетенә кердем,
Питрәчләргә килгәч тә.
***
Питрәч буйлап йөрим карап,
Матур йортлар салганнар,
Мәчетләре якын безгә,
Ишетелә азаннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа