Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Яңа елга шигъри бүләк

Надежда ЕГОРОВА Яңа ел белән Әй, кадерле туганнарым, Сезне котлыйсым килә:

Иске елларны озатып,
Илгә Яңа ел килә.
Кабына бәйрәм утлары,
Балкый күңел хисләре,
Тирә-якларга таралып
Аңкый чыршы исләре.
Зур уңышлар, сәламәтлек -
Чын күңелдән теләгем,
Татулыкта яшик, диеп
Тибә керсез йөрәгем.
Тынычлык, шатлык, бәхетләр
Телим бәйрәм кичендә,
Яңа елга аяк басыйк
Зур түгәрәк эчендә.
Яңа ел мөбарәк булсын,
Котлыйм сезне кабаттан,
Иңгә-иңне терәп атлыйк,
Мин сезне бик яратам.

Мәдинә МОРТАЗИНА
Яңа ел белән

Яңа ел да якынлаша,
Эт елы безгә килә.
Эт кешенең дусты бит ул -
Моны һәркем дә белә.
Хыянәт итмәсәң дустыңа,
Тугры булыр ул сиңа.
Елың бик тыныч узар,
Ышанып яшә шуңа.
Кайберәүнең тату яши
Мәче белән эте дә.
Тынычлыкта үтсә иде
Елның һәрбер көне дә.
Өметләнеп яшик әле,
Ходай безгә булыша.
Яхшы кешенең эте дә
Яши яхшы тормышта.
Мәрхәмәтле булыйк әле,
Изгелекләр еш кылыйк.
Нәрсә еллары килсә дә,
Һәрчак яхшыга юрыйк.
Ил, көнебез тыныч булсын,
Сәламәт булсын гаиләләр.
Шатлык кына алып килсен
Алда һәрбер бәйрәмнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса