Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Ял сәгатьләрендә

Зәйтүнә ГАЙНИӘХМӘТОВА

Үскән нигеземне сагынам
Җиләкләрен җыям болыннарның,
Пешкән чияләрен кайнатам.
Урманнарың яшел чирәм икән,
Печәннәрен чаба кайнатам.
Сабый чакта калган сукмакларны
Кабат-кабат урый күңелем.
Күз яшьләрем чишмә суларыдай,
Күңелемнән генә түгелер.
Яр буенда ага чишмәләрең,
Эчәм әле көмеш суларын.
Җәйләремнең матур кочагында
Сагындыра инеш буйларың.
Җиргә ятып җирне үбәмен дә
Кояшыма карап табынам.
Өй буенда үскән өянкене,
Үскән нигеземне сагынам.

***
Табигатьтә һәркемгә дә
Татлы ризык, матур сүз кирәк.
Яхшы сүзләр, намаз – мөһим,
Намаз ачкычлары  - зур терәк.

Яңгырдан соң
Җиләк җыйдым, яңгыр килә,
Болыты бер уч кына.
Эссе кояш кыздырганда,
Сахра җилләр ашкына.
Яшене бар, ялт-йолт килә,
Күк күкри ычкынып.
Манчылып яңгыр суына,
Маллар кайта кычкырып.
Яңгырлар үтеп киткәч тә,
Маллар йортка кайткач та,
Наҗага уйный күкләрдә,
Шомырт чәчкә аткач та.
Эй, матурлык авылларда,
Кояш баткан чакларда.
Яшь малайлар мал эзлиләр,
Атланып ак атларга.
Көнҗәлә таягы тотып,
Әбиләр каз куалар.
Бер аякка басып кына
Казлар каурый юалар.

Сиңа
Исемеңне язып куйдым
Балан белән миләшкә.
Мин бит сине нык яратам,
Ятлар белән сөйләшмә.
Йөргән җирдән очып кайтам,
Көнләшәм күршеләрдән.
Горур бул син, саклан берүк
Нык түбән кешеләрдән.

Изгелектә
Яхшылыклар белән җиргә басам,
Изгелектә булсын күңелебез;
Йортыбызга нурлар керсен өчен,
Догаларны белсен телебез.
Дин – юк, диеп төкермәдем бер дә,
Аллам бар, дип, дога ятладым.
Сабый чакта миннән көлсәләр дә,
Дин юлыннан гына атладым.
Динем дә бар, телем дә бар минем,
Коръәнемне белү – теләгем.
Күңелемнең бер почмагы китек –
Йөрәгемне шуңа теләмен.
И кардәшләр, явызлыклар кылмыйк,
Кыямәтләр кубар бер көнне.
Ачу-агу йотсаң – дару була,
Саклый алмас Аллам беркемне.
Беркөн шулай үлем килер безгә,
Җыйган малың калыр өелеп;
Хәрәм җыйды гомер буена, дип,
Кайберәүләр йөрер сөенеп.
Дуслар дошман була нигәдер,
Явызлыклар һаман киләдер,
Явызлыкны ходай үзебезгә
Авыру итеп бүлеп бирәдер.
И кардәшләр, газиз балаларга
Өйрәтергә кирәк гарәпчә.
Кешеләрне кеше итеп танып,
Яшәсеннәр иде адәмчә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч