Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Ял сәгатьләрендә шигырь укыйп алыйк әле

Иске Йорт-Казан

Рәхмәтле мин барыгызга
Иртән, кичен әти-әниемә
Мин рәхмәт әйтәм,
Чөнки алар бу дөньяга
Мине бар иткән.
Рәхмәтле мин туганнарга
Бергә булганга.
Күршеләргә, дусларыма,
Авыр чакта хәлем белгәнгә.
Рәхмәтле мин Ходаема –
Туры юллардан
Илтә мине тормышымда,
Риза шуңарга.
Мин сөенәм шаулап үскән
Чәчәк, гөлләргә.
Кояш биргән нурлы көнгә,
Айлы төннәргә.
Шигырь юлларымда сезгә
Шуны аңлатам:
Мин бит сезне чын йөрәктән
Ихлас яратам.

***
Әй, син улым – нәни колын,
Сикерәсең, чабасың.
Әйдә керик инде өйгә,
Ашамый да каласың.
“Кыргыйлык” та бар үзеңдә –
Кешедән ояласың.
Уйнап арып, йокыга талгач,
Саташып елмаясың.
Мин дә бераз ятыйм дисәм,
Улым уянып китә.
“Колынымны” куып йөреп,
Көнем үтә дә китә.


Бала чак һәм хәзерге чак
Бала чакта йокы тәмле,
Шикәр балдай татлы иде.
Гөнаһсыз сабый булганга,
Уйлар да якты иде.
Без үскәндә таулар биек,
Болыннар да киң иде.
Кешеләр дә мәрхәмәтле,
Бер-берсенә тиң иде.
Тормыш мәшәкате белән
Тупасланган йөрәкләр.
Шулай да бер-беребезгә
Телик изге теләкләр.
Дога укып сафланыйк без –
Каралган бит безнең җан.
Дога укыйк, күңел пакълыйк,
Яктырып атар һәр таң.

Хөрмәт белән ярату
Яраттым, дип әйтә алмыйм,
Мин ансын аңламадым.
Тик шулай да бу дөньяга
Хөрмәт белән карадым.
Мине назлап үстергәнгә
Әти-әнигә - хөрмәт,
Хәзер инде башкаларга
Булырмын үзем үрнәк.
Хөрмәтле мин үз ярыма
Мине тиң иткән өчен.
Син минем янымда булдың,
Бетсә дә хәлем, көчем.
Башымны югары тотам,
Бирешмим мин борчуга,
Чөнки минем баш очында
Бүген дә кояш чыга.
Елмаеп сәлам бирәмен
Мин бу якты дөньяга.
Бик күңелле яшәүләре,
Янымда сез булганга.
Җилләргә каршы бардым мин,
Давылларда сыналмадым.
Тик шулай да бирешмәдем,
Мин сезгә тугры калдым.
Иләс-миләс күңелемне
Авыр миңа аңлату:
Хөрмәт кенә була алмый,
Бу була – чын ярату!
 
Үзем турында
Иртән торып эшкә йөрмим –
Мин инде пенсиядә.
Тик шулай да бер тик тормыйм,
Мин һаман движениедә.
Сезгә минем әйтер сүзем:
Парикмахер да мин үзем.
Һәр эшкә дә өлгерәм,
Ашарга да пешерәм.
Картымны эшкә озатам,
Оныгымны ашатам.
Арыдым дип зарланмыйм,
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп,
Барысын үземә каратам.
Гаиләбез ишле безнең -
Онык, киявем, кызым.
Гел хәрәкәттә булсак без
Гомерләр булыр озын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, шигырь