Йөрәк ярам
Татар Казысы
Йөрәк ярам
Гомерләр үтә икән ул, дип
Җырлый идең улым өздереп.
Шушы җырны ишетеп тыңлаганда
Йөрәкләрем китә өзелеп.
Балам, бәгърем, әллә белдеңме, син
Гомереңнең кыска булуын.
Син җырлаган җырларны ишетеп,
Сине сагынып илереп елыйм, улым.
Нигә диеп алды арабыздан
Сине шулай бик яшьли.
Синең безнең белән булмаганга
Йөрәгем минем әрни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа