Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Җырлап яшик

Гомерем агышлары

Еллар уза, гомер агышларым
Алып китә әллә кайларга.
Исән булсак, бер кайтырбыз әле
Ак чәчәкле җылы язларга.

Кушымта:
Ярсый, ярсый, атлар чаба ярсып,
Ярсып чаба тормыш атлары.
Тормыш йомгаклары тәгәри,
Атым гына чак-чак атлады.

Ничәнче кат инде язлар килде
Шау чәчәккә күмеп дөньяны.
Гомер уза, аккан сулар кебек,
Ташлап китмик сөйгән ярларны.
Кушымта шул ук

Еллар уза, гомер агышлары
Алып китә әллә кайларга.
Абынсам зарланмам, егылсам еламам,
Сакла, Ходай, минем җанымны.
Кушымта шул ук

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, шигырь