Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Саба районы Югары Симет авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Питрәч районында яшәүче кадерле кешебез Шиһапова Зөлфирә Миңнебай кызының бүген 60 яшьлек юбилее.

24 августа 2018, 08:23

857

0

0

Саба районы Югары  Симет авылында туып-үскән,  хәзерге  вакытта Питрәч районында яшәүче  кадерле кешебез  Шиһапова Зөлфирә Миңнебай кызының бүген 60 яшьлек юбилее.

Саба районы Югары  Симет авылында туып-үскән,  хәзерге  вакытта Питрәч районында яшәүче  кадерле кешебез  Шиһапова Зөлфирә Миңнебай кызының бүген 60 яшьлек юбилее. Без кадерлебезне  чын күңелдән  якты бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм аңа иң матур теләкләребезне юллыйбыз. 
Кадерлебез,  син безнең өчен  газиз  әниебез дә, сөекле әбиебез дә, хөрмәтле кодагыебыз да.
Син безнең ярдәмчел, кешелекле,  ягымлы кешебез. Без сине ихтирам  итәбез һәм яратабыз. 
Киләчәктә дә бүгенгедәй якты йөзле, тормышыңнан  канәгать булып,  якыннарың белән аралашып, без, балаларыңның уңышларына,  шатлыкларына гына сөенеп, оныкларыңны сөеп, сау-сәламат булып, муллыкта яшәвеңне телибез. Яшәүнеңямен белеп, җан тынычлыгында, алдагы гомер  юлларыңны да шатлыкта үтәргә язсын. 
60  яшең  тулсын,
Күңелең   картаймасын.
Йөрәктәге  дәртең   белән
Мәңге яшь булып кал Син.

Авыруны   белми    яшә,
Бул  һаман  үз   көчеңдә.
Сине  исән-имин   күрү
Бәхет   безнең   өчен дә.

Иң изге теләкләр белән  улың Ленар, киленең Лилия, оныкларың Мәдинә,  Мәликә, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса