Шәледә милли көрәш буенча турнир булып узды
Шәле авылы мәдәният йортында якташыбыз - орденлы Фәйзерахман Сафин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча алтынчы тур узды.
Ярышлар 2000-2003 елгы егетләр һәм ир-атлар арасында үткәрелде.
Келәмгә Казаннан, Яшел Үзәннән, Мамадыштан һәм безнең районнан 60тан артык көрәшче чыкты.
Шәле егетләр командасы команда зачетында җиңде, ир-атлар арасында төп приз "Ак Барс - Питрәч" ҖЧҖ көрәшчеләрендә.
Абсолют батыр булып Фәрхәт Фәйзуллин саналды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа