Җәмгыять

Петр Гаврилов турында әдәби очерк

Крепостьта да бирешмәгән, әсирлектә дә сынмаган, онытылуга дучар булгач та югалып калмаган солдатның туган җиренә кайтуы турында

Петр Гаврилов / Фото Герой исемендәге музейдан
Петр Гаврилов / Фото Герой исемендәге музейдан

Пролог. фюрер өстәлендәге таш

Гитлерның Берлиндагы кабинетында эш өстәлендә сәер бер экспонат торган дигән легенда яши. Эрегән лавага ошаган бу күбекле таш кисәге метеорит та, сирәк очрый торган яңа токым үрнәге дә түгел. Ә Брест крепосте кирпечләренең берсе. Ул «Небельверфер» минометларының утын, огнеметлар ялкынын, Көнчыгыш форт подвалларын каплаган җәһәннәмне кичкән.

Дәһшәтле сугышның телсез шаһиты булган әлеге кирпеч бүген дә бер хакыйкатьне үзендә саклый: немец командованиесе крепостьны сигез сәгать эчендә алырга ниятләсә дә, Брест гарнизоны бу исәпне челпәрәмә китерә. Ә төтен һәм ут эчендә, үлем белән күзгәкүз очрашкан шул көннәрдә, бер кеше бирешми. Аның исеме – Петр Гаврилов.

Ләкин Брест герое турында сөйләгәндә, без еш кына аның сугышчан юлына гына тукталабыз. Ә бит аның тормышында тагын бер юл булган. Сугыштан да, әсирлектән дә, авыр сынаулар аша үтеп, ахыр чиктә туган җиренә алып кайтачак озын, сикәлтәле юл.

Бу юл аны кечкенә генә керәшен авылы – Әлбәденгә алып кайта. Ә анда салам түбәле, җир идәнле землянка һәм чит кешеләрнең керләрен юып, балаларының тамагын туендырырга тырышкан ялгыз ана...

Җиңүдән соң унике ел үткәч, Петр Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Моннан соң да ул берничә тапкыр туган Әлбәдененә кайта. 14 яшьтә исән калу өчен Казанга җәяүләп чыгып киткән, Санук әби һәм Микайла бабайның кече малае туган җиренә онытылмас хәтер булып кайта.

Беренче бүлек. Землянкадан – зур тормышка

1900 елның июнь ае. Әлбәден авылында, инде күптән җимерелергә торган иске бер өйдә малай дөньяга килә. Әтисе аның туганын белми – ул бала әнисе карынында чакта ук вафат була. Әнисе Александра Ефимовна телсез улы Сергей белән ялгызы калган чак була бу. Ябык кына гәүдәле, куллары һәрвакыт эштән талган хатын, хуҗалыкны ялгызы тарта. Иске, бүрәнәләре черек өйнең түбәсеннән су үтә. Санук, авылда Александра Ефимовнага шулай дип дәшәләр, төннәрен, түшәмнең башларына ишелеп төшүен күз алдына китереп, йоклап китәргә дә куркып ята торган була.

Ул туганнарына барып ярдәм сорый – өйне сипләп карарга, түбәне яңадан ябарга кирәк. Абыйсы сеңлесен кызганып, балтасын күтәреп ярдәмгә килә, әмма бүрәнәләргә карагач, кулын гына селти:

– Монда инде сипләрлек нәрсә юк, бу йорт түгел, черек бүрәнә өеме генә.

Шулай да ике малай белән ялгыз калган сеңлесенә яртылаш җир астына кертеп землянка ясап бирә – иске өйдән калган ярарлык берничә бүрәнәне түшәм итеп куя. Шулай яши башлыйлар: җир идән, тыгызлап тапталганнан соң ялтырап тора, салам түбә өстенә туфрак тараталар.

Анна Ефимовна нинди эш тапса, шуңа ябыша – чит кешеләрнең керләрен юа, бакчаларда чүп утый – ничек тә балаларның тамагын туйдырырга кирәк.

Петр сигез яшендә мәктәпкә укырга бара. Дүрт сыйныф укый да, ташлый. Гаиләгә ярдәм итәргә кирәк – ул Юныс, Пимәр, Норма авылларында көтү көтә. Авыру абыйсы Сергейны җитәкләп хәер сорашырга чыккан вакытлары да була. Малайлар Мишә елгасында балык тотарга ярата, тирәяктагы һәр култыкны, һәр чокырны, урманнардагы һәр сукмакны белә.

Ундүрт яшендә, ул төенчеген җыеп, җәяүләп Казанга чыгып китә. Кара эшче, йөк ташучы, ишегалды себерүче булып эшли – кайда түләсәләр, шунда урнаша. Дары заводында да эшләп ала. Шул чорда аның күңелендә бер омтылыш туа – ул хәрби тәртипкә, көчсезләрне яклый алырлык тәртипкә тартыла башлый. 1918 елда ул Кызыл Армия сафларына языла, Гражданнар сугышында катнаша, Владикавказ пехота мәктәбендә укый, аннары Фрунзе исемендәге академияне тәмамлый.

1941 елда инде майор дәрәҗәсендә Брестта полк белән командалык итә. Ләкин шушы еллар барышында һәрвакыт күңелендә Әлбәденне, әнисенең куллары җылысын, керәшен җырларын саклый. Алар аны сугышлар һәм лагерьлар аша озата бара.

Икенче бүлек. Утыз ике көн

1941 елның 22 июне. Таң. Шартлау тавышлары. Сугыш башлана. Петр Гаврилов хатыны Екатерина һәм улы Николай белән хушлаша, аларга подвалга төшәргә куша, ә үзе сугышчыларын җыярга йөгерә. Алда – утыз ике көнлек көрәш.

Петр Гаврилов с женой / Фото из музея Петра Гаврилова
Петр Гаврилов тормыш иптәше белән

Немецлар крепостьны сигез сәгать эчендә алырга исәпли. Әмма Көнчыгыш фортта Гаврилов җитәкләгән сугышчылар дошманның юлына киртә куя. Утыз ике көн тулы чолганышта, сусыз, ризыксыз, өч кешегә бер патрон калган хәлдә уза. Алар һөҗүмнәрне кире кага, авиация бомбаларыннан диварлар җимерелгәндә дә, алар сынмый. Немецлар бирелергә һәм командирны аларга тапшырырга тәкъдим иткәндә, беркем дә чыкмый.

23 июльдә аны авыр яраланган, аңсыз хәлдә әсирлеккә алалар. Ул крепость оборонасын дәвам иткән соңгы сугышчы була.

Аннары лагерьлар – Хаммельбург, Регенсбург, Маутхаузен. 1945 елның маенда азат ителү, тикшерүләр, партия билетын югалтканы өчен партиядән чыгару.

Ул зарланмый. Кабат хезмәткә кайта – Себердә япон хәрби әсирләре лагерен җитәкли, Абакан –Тайшет юлын төзүдә катнаша. Ә 1946 елның июнендә запаска җибәрелә. Һәм Әлбәденгә юл тота.

Өченче бүлек. Кайту1946 ел

Әлбәдендә элеккеге хәрби әсирне төрлечә каршы алалар: кемдер сөенә, кемдер, әлбәттә, шикләнеп карый – заманасы шундый.

Әнисе Александра Ефимовна әле исән була. Ишек төбендә җыерчыклы битле, чал чәчле улын күргән ана, мөгаен, аптырап калгандыр. Озак еллар бер хәбәре булмаса да, ул аның кайтасына ышанып көтә. Көн саен Казан юлын күзәткәндә авылдашлары кайвакыт:

– Исән булса, бер хәбәре булыр иде, юктыр инде ул, сугыш бит ул..., – дигәндә, кырыс Санук әбинең җавабы кыска була:

– Минем улым – кызыл командир. Ул үлә алмый! – дип кырт кисә ул.

Һәм улы, чыннан да, икенче хатыны Мария Григорьевна һәм аның кызы Светлана белән Әлбәденгә кайтып төшә.

Алар салкын Себердә танышканнар. Лагерьдан азат ителгәннән соң Гаврилов япон хәрби әсирләре лагерен җитәкләгән. Шунда, кырыс себер җилләре арасында, ул ягымлы күзле бер хатынны очрата. Аның ире сугышта үлгән, ул йөрәге авыру кызы Светлананы ялгызы тәрбияли. Мария Григорьевна аның таянычына әйләнә, аның аз сүзлелеген дә, үткәнен дә кабул итә.

Ләкин Әлбәдендә яшәү җиңел булмый. Эш юк, башта Гаврилов Питрәчтә чүлмәк мастерскоена урнашып карый. Шулай да тормыш һаман авыр булып кала.

Мария Григорьевна Петрга никадәр авыр икәнен күрә һәм:

– Кубаньга китик, – дип үгетли. – Анда җылы. Элекке хезмәттәшләрең бар, чакыралар. Климат та йомшак, кешеләр дә кабул итәр, – ди.

Ул китәргә теләми – мондагы һәр почмак балачак истәлекләре белән сугарылган, һәр агач аны хәтерли. Ләкин ахыр чиктә вак-төяк әйберләрен җыя да, әнисен, хатынын, үги кызын алып Краснодарга китә.

Петр Гавриловның Әлбәденгә кайтуы
Петр Гавриловның Әлбәденгә кайтуы

Дүртенче бүлек. Краснодар – тыныч тормыш һәм гаилә

Краснодарда Гаврилов озак вакыт эш таба алмый. Элекке хәрби әсир алдында күп кенә учреждениеләрнең ишекләре нык ябылган була. Зур тырышлык белән ул бер базага кара эшче булып урнаша. Аннары элекке хезмәттәшләренең ярдәме белән приборлар төзү заводына экспедитор булып эшкә керә.

Тыйнак кына яшиләр, үз куллары белән кечкенә генә саман йорт салып чыгалар.

Мария Григорьевна, аның тугры юлдашы булып, әнисе Александра Ефимовна турында кайгыртуның бөтен авырлыгын үз өстенә ала. Шулай ук ул Светлананы да карый. Сугыш елларында узган балачак, ачлык, салкынлык һәм өзлексез күчеп йөрүләр үз эшен эшли: Светлана еш авырый, йөрәге көч-хәл белән тибә. Табибларга йөртәләр, әмма инде беркем дә ярдәм итә алмый – авыру көчәя, һәм кыз бик яшьли сүнә.

Ә 1956 елда көтелмәгән хәл була. Сергей Смирновның «Брестская крепость» китабы басылып чыга. Бөтен ил Брест геройларының батырлыгы турында хакыйкатьне белә. Гавриловны Брестка ветераннар очрашуына чакыралар. Барысы да инде артта калган кебек тоелса да, язмыш аңа тагын бер сынау әзерләгән була. Ул унбиш ел буе беренче хатыны Екатерина Григорьевна белән улы Николайны Брестка һөҗүм вакытында һәлак булган дип яши. Сугыштан соң ук аларны эзли, запрослар җибәрә, үзе дә төрле җирләргә бара – әмма нәтиҗә булмый.

Һәм менә Брестка сәфәр вакытында очрашуга килгән хатын-кызларның берсе аңа тетрәндергеч хәбәр җиткерә:

– Хатыныгыз исән. Ул Коссовский районындагы инвалидлар йортында.

Петр Гаврилов шул ук кичтә юлга чыга.

Екатерина Григорьевна – ярдәмгә мохтаҗ, параличланган, инде дүрт ел буе кулын да, аягын да хәрәкәтләндерә алмаган хатын – чыннан да инвалидлар йортында икән.

Алар улы белән бергә әсирлеккә эләккәннәр, Польша җирләренә озатылганнар, аннары Брест өлкәсендәге авылларның берсендә яшәгәннәр. Николай шунда яшүсмер чагында партизаннар отрядына киткән. Шуннан соң аның эзләре югала.

Екатерина Григорьевна да улының кайда икәнен белми. Ләкин ул көнне язмыш Гавриловка мәрхәмәтле була.

Гаврилов Брест өлкә башкарма комитетында документлар рәсмиләштергәндә, хәрби часть командирыннан телеграмма килә: «Газеталардан крепость геройларының Брестта булуы турында белеп, хәбәр итәбез: сезнең улыгыз Николай Гаврилов безнең частьта хезмәт итә, хәрби әзерлектә отличник». Бу икеләтә шатлык була. Брестта җыелган оборонада катнашучыларының барысы да бу хәбәрне Петр Михайлович белән бергә сөенеп каршы ала.

Гаврилов хатыны Мария Григорьевнаны телефоннан сөйләшү пунктына чакырта, хәлне аңлата һәм Екатерина Григорьевнаны үзләре янына алып кайтырга теләвен әйтә. Мария Григорьевна иренең элекке хатынын бер туган апасыдай кабул итә – көнләшү дә, үпкә дә сиздермичә, ачык йөз белән каршы ала. Ул параличланган Екатеринаны карый: кашыклап ашата, юындыра, китаплар укый. Екатерина Григорьевна аларда дүрт ай яшәгәннән соң вафат була. Һәм бу дүрт айны алар бер гаилә булып үткәрәләр, сугыш, югалтулар һәм кичерү аша узган дус гаилә булып яшиләр.

Гаврилов өчен байрак 44 нче укчы полкы белән, үзе белән бергә оборона тоткан сугышчылар белән тере бәйләнеш булган

Бишенче бүлек. 1965 ел. Әлбәденгә кайту

1965 елда Петр Гаврилов Әлбәденгә кайта. Бу вакытта аңа 65 яшь була, әмма ул әле хәрбиләрчә төз гәүдәле, киң җилкәле, күзләрендә Брест казематларында да сүнмәгән ут.

Питрәчтә аны җылы каршы алалар, ә Әлбәден мәктәбендә аның килүенә аеруча нык әзерләнәләр – ул бит гади авылдаш кына түгел, Советлар Союзы Герое, тере легенда.

Ул вакытта авыл мәктәбендә телефон булмый. Хәбәрне авыл советыннан килеп әйтәләр.

Директор барлык укучыларны залга җыярга куша. Форма кимәгәннәрне өйләренә тиз генә киенеп килергә кайтарып җибәрәләр – очрашу тантаналы булырга тиеш.

Светлана Гобәева, ул вакытта бишенче сыйныф укучысы, бу көнне гомере буе хәтерендә саклый:

Светлана Гобәева

– Без тигез сафларга тезелеп, дулкынланудан сулыш алырга да куркып басып тордык. Гаврилов килеп керде — төз гәүдәле, озын буйлы ир-ат. Һәм ул чыгыш ясарга ашыкмады. Мәктәп дружинасы байрагы янына килде дә, тезләнеп, кызыл тукыманың читен үпте. Без ул вакытта моны аңлап та бетермәдек. Безнең өчен гап-гади байрак бит инде ул. Еллар узгач, Брест крепосте турында китаплар укыгач кына, мин барысын да аңладым. Ул Брестта байракны күкрәге белән саклаган, дошман кулына эләгергә юл куймаган кешеләрнең хәтере алдында баш игән.

Петр Гаврилов мәктәп укучылары белән очрашуда
Петр Гаврилов мәктәп укучылары белән очрашуда

– Гаврилов өчен байрак гади символ түгел – ул аның өчен 44 нче укчы полкы белән, үзе белән бергә оборона тоткан сугышчылар белән тере бәйләнеш булган. Ул сугыш башланганда полк байрагының казематта яшерелгәнен, дошман кулына эләкмәсен өчен ничек сакланганын белә. Иң авыр көннәрдә дә бу изге ядкәр крепость сакчыларына бурыч һәм намус турында искә төшереп тора. Ә еллар үткәч, Брест крепостендәге мемориал ачылганда аңа үз полкының байрагын күтәреп бару хөрмәте күрсәтелә. Бу аның хәрби миссиясенең тәмамлануы дияргә була – ул байракны сугышчыларының бөек батырлык күрсәткән урынына кире кайтара.

Шуңа күрә Әлбәдендә мәктәп байрагын күргәч, ул аның яныннан тыныч кына узып китә алмаган — аның алдында тезләнгән.

Ул укучыларга крепостьта балаларның да сугышканын сөйли – алар патроннар ташыган, яралыларны караган, янгыннарны сүндергән.

Очрашу ахырында ул мәктәпнең иң яхшы укучыларына һәм тырыш укучыларга Брест крепосте сурәтләнгән значоклар бүләк итә. Светлана Гобәева бу значокны тарихи истәлек итеп озак еллар буе саклый.

Петр Гаврилов оныгы белән
Петр Гаврилов оныгы белән

Алтынчы бүлек. Соңгы кайту. 1974 ел

1974 елда Петр Михайлович Әлбәденгә соңгы тапкыр кайта.

Аңа инде 74 яшь, ул сизелерлек картайган була. Әмма күзләре һаман янып тора, аларда шул ук яктылык саклана.

Бу юлы аңа район комитетыннан махсус машина бирәләр. Ул журналист, туган якны өйрәнүче һәм язучы Павел Апушев белән бергә балачактан таныш урыннарны йөреп чыга. Апушев соңрак бу турыда «Мишә буйлап Иделгә» повестен яза.

Ул болай дип искә ала:

– Петр Михайлович аз сөйли, күбрәк күзәтә иде. Без Юныс, Пимәр авылларына бардык, Мишә ярларында йөрдек - ул кайчандыр малай чагында көтү көткән, балык тоткан урыннарда булдык. Ул кайчандыр кармакларын яшергән чокырларны эзләде. Калкулыкларда туктап, басуларга карап торды.

Светлана Гобәева, ул вакытта инде Әлбәден мәктәбе укытучысы, аны яңадан күрә һәм үзгәрешкә гаҗәпләнә:

– Ул картайган, җыерчыклары тирәнәйгән иде. Мин карап тордым да: «Ничек инде шулай? Геройлар картаймаска тиеш, аларның йөзләре мәңгелек булырга тиеш бит», – дип уйладым.

Бу сәфәрендә ул авыл Сабан туена – Тройсын бәйрәменә дә килә. Аны авыл халкы уратып ала, сәламәтлеге, тормышы турында сораша башлый. Шунда Светлана Ивановна тагын гаҗәпкә кала: Гаврилов туган телендә сөйләшә.

– Ул бит авылдан ундүрт яшендә чыгып киткән, гомере буе чит җирдә русча сөйләшкән. Ә монда ул саф татарча, бер дә тартынмыйча сөйләшә иде.

Бу Әлбәденгә соңгы кайту була. Ләкин 1965 һәм 1974 еллардагы сәфәр якташлар күңелендә чорларны, землянкада үскән малай белән Брест крепосте легендасын тоташтырган тере бәйләнеш булып кала.

Гаврилов портретын рәссам Виктор Куделькин 1983 елда иҗат иткән. Портрет Питрәч туган якны өйрәнү музеенда саклана.
Гаврилов портретын рәссам Виктор Куделькин 1983 елда иҗат иткән. Портрет Питрәч туган якны өйрәнү музеенда саклана.

Эпилог. Землянкадан килгән тавыш

Еллар уза, әмма Әлбәден онытмый. Һәр ел районда легендар якташыбызның батырлыгына багышланган «Әлбәден» тарихи реконструкция фестивале уза. Аның идея авторы һәм төп башлап йөрүчесе – Наилә Таҗиева. Һәр елны мәктәп укучылары 2022 елда ачылган бюст янына хәтер вахтасына баса. Бу мизгелдә тарих кабатлана. Онытырга ярамый торган истәлекләр, сүнми торган хәтер яңара.

Туган якны өйрәнүче Миннур Шәмсетдинов сөйли:

Миннур Шәмсетдинов

–  Брестта мин үземнең Гавриловның якташы икәнемне әйткәч, белоруслар миңа зур хөрмәт белән карадылар. Алар өчен Гаврилов исеме изге.

Әлбәден мәктәбе директоры Григорий Платоновичның улы Александр Козлов Гаврилов белән очрашуын искә ала:

Александр Козлов

– Ул безнең өйдә әти белән бер өстәл артында утырды, чәй эчте, һава торышы, уңыш турында сөйләште. Бернинди масаю юк иде. Андый вакытларда балаларны өстәл янына чакырмыйлар иде, әмма мин аның тыныч тавышын хәтерлим. Ул гаҗәеп тыйнак иде – һәрвакыт «без» дип сөйләде, беркайчан да «мин» димәде.

Бу материал Петр Михайлович Гаврилов турындагы хәтерне кадерләп саклаучылар ярдәмендә әзерләнде.

Петр Гаврилов музее
Петр Гаврилов музее

Без Светлана Гобәевага тирән рәхмәтебезне белдерәбез – ул герой белән очрашуларда башта укучы, ә соңрак укытучы буларак катнашкан. Гаврилов вафат булганнан соң, Питрәч райкомының өченче секретаре Воля Ушанова үтенече буенча Краснодарга барып, Петр Михайловичның шәхси әйберләрен алып кайткан һәм аның хатыны Мария Григорьевнаның истәлекләрен тыңлаган. Бүген бу истәлекләр киләчәк буыннар өчен бәяләп бетергесез чыганак булып тора.

Без Миннур Шәмсетдиновка рәхмәтле. Ул шәхси музеенда Гавриловның мәктәп укучыларына һәм туганнан туган сеңлесенә язган хатларын, Брест крепостеннән алып кайткан кирпечне кадерләп саклаучы. Аерым рәхмәт – Александр Козловка. Аның инициативасы белән кайчандыр Гавриловларның полуземлянкасы торган урында быел яңа истәлек тактасы куелды.

Аның сүзләре легенданың тамырлары туган җирдә булуын тагын бер кат искә төшерде.

Төгәл даталар, фактлар һәм һөнәри ярдәм өчен без Питрәч туган якны өйрәнү музее директоры Ләйсән Шәйхетдиновага һәм Әлбәдендәге П.М. Гаврилов музееның директоры Эльмира Низамиевага рәхмәт белдерәбез. Аларның тырыш хезмәте тарихи дөреслекне сакларга һәм аны яңа буыннарга җиткерергә мөмкинлек бирә.