Бу хакта үзәк хастаханәдә хәбәр иттеләр
Питрәч район үзәк хастаханәсе гриппка каршы вакцинация башлануы турында хәбәр итте. Медицина оешмасына «ФЛЮ-М», «Совигрипп» (консервантларсыз) һәм «Ультрикс» (консервантларсыз) препаратлары килгән.
«Вакцинация алдыннан терапевт яки фельдшерда мәҗбүри медицина тикшерүе узарга кирәк», – дип искә төшерәләр медицина учреждениесендә.
Вакцинация эш көне дәвамында алдан язылмыйча башкарыла.