1 декабрьдән мәҗбүри медицина иминияте системасында үзгәрешләр була
Полис урынына россиялеләр шәхес таныклыгын күрсәтә алачак.
Россиялеләр 1 декабрьдән ОМС – мәҗбүри медицина иминияте системасында исәпкә алуда үзгәрешләр белән очрашачак.
Яңалык пациентлар турындагы мәгълүматларны консолидацияләүгә, полис мәгълүматларын куллану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу чара документларны рәсмиләштерүне җиңеләйтәчәк һәм медицина учреждениеләре арасында мәгълүмат алмашуның нәтиҗәлелеген арттырачак. Балигъ булмаганнарны аерым категориягә чыгару планлаштырыла.
Электрон полисны кешеләр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша ала ала, ә 1 декабрьдән соң туган балаларга ул автомат рәвештә биреләчәк. Кәгазь полис турындагы мәгълүмат шулай ук ГИС ОМС системасында автоматик рәвештә чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа