Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

15 яшьлек игезәк кызлар - Карина һәм Полина Гафаровалар балачактан ат чабышлары белән кызыксына

Яшь спортчылар быел район Сабан туенда үткәрелгән ярышларда барлык призлы урыннарны алды һәм һәркемнең күңелен яулады. Алар инде алты яшьтән атта йөри.

Бервакыт кызлар белән циркка түгәрәккә бардык, анда атлар да бар иде, кызларның аларда йөреп карыйсылары килде. Шулай итеп атларга мәхәббәт уянды. Кызлар балачакта чит-ят кешеләр белән аралашмады, бик оялчан булдылар. Белгечләр безгә иппотерапия белән шөгыльләнергә киңәш итте – шул рәвешле балалар атта йөреп дәваланалар икән. Атта йөрү, аны иярләү, аның белән аралашу балада үз-үзенә ышаныч уята. Чыннан да, әлеге ысул безгә туры килде. Атлар белән аралаша башлагач, кызларның кешеләр арасында да теле ачылды. Соңрак атта йөрергә өйрәтүче мәктәпкә укырга кердек, - дип сөйләде әниләре Ольга Гафарова.

Гаилә бер ел элек Казаннан Әлбәденгә күченгән. Йортлары аулакта, кечкенә ферма янында урнашкан. Кызлар бу урынны бик яраткан, аеруча күрше хуҗалыктагы ферманы үз иткән.

Хәзер шәһәр турында искә дә аласы килми, - дип ышандыра Гафаровлар. Өй янындагы фермада алар булачак үз атлары белән танышкан да инде. Хуҗалар сигез айлык Принц кушаматлы гарәп-башкорт катнашындагы ат һәм Арчи кушаматлы гарәп чабышкысы алып кайткан. Кызлар алар белән шөгыльләнә, иярләп йөри, ашата һәм аларны кайгырта башлаган. Ләкин ярты елдан соң хуҗалары атларны сатарга була. Бу кызлар өчен чын фаҗигага әйләнә. Яраткан атлары белән аерылышасы килми аларның. – Без балаларның ничек борчылганнарын күрдек. Шуңа күрә аларга туган көнгә бүләк ясап, атларны үзебез сатып алдык. Хәзер кызлар бер көнгә дә алардан аерылмый, - диде әниләре.

Шулай итеп алар үзләренең чабышкы атлары белән төрле ярышларда, конкурсларда, дистанцион ат чабышларында катнаша башлыйлар.

Без район Сабан туенда җиңүче кубогы алдык, беренче урын һәм икенче урын өчен икешәр медаль яуладык. Ярышларда катнашырга яратабыз. Һәрбер кеше кебек безгә дә җиңү ошый, ә җиңелү оят. Бу яктан атлар тыныч, җиңү алар өчен кызык түгел, бу кешеләргә генә кирәк, – дип уртаклашты Карина.

Ярышлар алдыннан кызлар йорт хайваннарын күбрәк сыйларга тырышалар.

Аларның яраткан ризыгы – кишер. Кайвакыт шөгыльләнергә теләмиләр, холыкларын күрсәтәләр. Кәефләре булмаса, йөгәнне күрүгә шунда ук качалар. Мондый вакытта кишер ярдәм итә. Шулай ук алма, печән дә ашыйлар, ярышлар вакытында көчләре булсын өчен күбрәк солы бирәбез, – дип сөйли Полина.

Ат спортында да төрле ышанулар бар икән.

Стартка яңа ак кием кияргә ярамый, диләр. Аларны башта тренировка вакытында киеп йөрергә кирәк. Шулай ук ярышлар алдыннан атны юарга, көндәшкә үз әйберләреңне бирергә ярамый. Ләкин боларны без үтәмибез, без моңа ышанмыйбыз, - ди кызлар.

Теләсә нинди спортта җәрәхәтләнү куркынычы бар, шул исәптән атларда да. Тренировкалар вакытында Полина егылып аягын сындырган. Аңа карамастан, аның ярышларда катнашу теләге кимемәгән, тернәкләнү процессы гына бераз авыр булган. Ат та аягын җәрәхәтләгән. Хәзер инде аяк төзәлгән, спортчылар элеккечә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Кызлар үз егылуларын һәм җәрәхәтләнүләрен җиңел кабул итә, әниләре генә борчыла икән.

Ә мин нәрсә эшли алам? Аларны бәйләп куеп булмый бит инде, үзләре шуңа омтыла, атларсыз яши алмыйлар, – диде елмаеп Ольга. Тренировкалардан тыш, кызлар әле фермада эшли дә. Башта үз атлары белән, аннары чит атлар белән шөгыльләнәләр. – Фермага җәен бер өйрәтелмәгән ат алып кайтканнар иде, кызлар аны өйрәтте. Алар белән шунда шөгыльләнәләр, ашаталар, җыештыралар. Шулай ук ипподромга килгән кешеләргә атта йөрергә ярдәм итәләр. Моның өчен аларга бераз акча да түлиләр, - дип сөйләде кызларның әнисе.

Яшь спортчылар алдагы тормышларын да атлар белән бәйләргә теләк белдерде.

Бәлки ветеринар булырбыз. Без әле тәгаен карар кабул итмәдек. Киләчәктә дә атлар белән булырга, алар белән ярышларга йөрергә җыенабыз һәм җиңүгә ышанабыз. Башка спорт төреннән аермалы буларак, ат чабышларында тере җан иясе белән эшлисең, бу күпкә кызыклырак, – дип йомгаклады сүзләрен кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса