Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2 майда Казан Кремле музейларына керү бушлай булачак

Кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәкләр.

2 майда ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклары Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак. Кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәкләр. 

Бу көнне «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, Татарстанның табигый тарих музеена, Туп сарае музеена, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеена, Благовещенск соборы тарихы музеена, «Манеж» күргәзмә залына, Гавами урыннарның күргәзмә залларына керү ирекле булачак. 

Музейга керү өчен сайтта яки учреждение кассасында бушлай билет алырга кирәк. Экспозициягә керү билетта күрсәтелгән вакыт буенча башкарылачак, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса