22 июньдә Россия күләмендә «Бер минутлык тынлык» акциясе узачак
Акция беренче тапкыр гына үткәрелми
Иртәгә Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен ил буенча бер минутлык тынлык игълан ителәчәк. 60 секунд эчендә Мәскәүдә һәм төбәкләрдә ТВ һәм радио тапшырулары, шулай ук гадәти эшчәнлек туктатыла.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган акция вакыты очраклы гына сайланмаган — 1941 елда нәкъ менә 12.15 сәгатьтә Советлар Союзы Хөкүмәте фашистлар Германиясенең һөҗүм итүе турында хәбәр иткән.
Акция беренче тапкыр гына үткәрелми – аны гамәлгә кую турындагы законны 2020 елда РФ Президенты Владимир Путин имзалады. Бер минут тынлыкның максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 26,6 млн кешене искә алу, сугыш геройларын һәм 1941-1945 еллардагы вакыйгаларны истә тоту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа