Фаҗигале кичнең хроникасы
Районда ярты ел эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә ике кеше һәлак булган, ә бер кичтә үлүчеләр саны бишкә җитте. Бу уңайдан район башлыгы Рәис Сөләйманов ашыгыч рәвештә комиссия җыйды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында үлемгә китергән һәр юлтранспорт һәлакәтен тикшерделәр. Төп мәсьәлә – фаҗигаләрнең кабатлануына ничек юл куймаска. Статистика куркыта: кайбер очракларда сәбәп – арыганлык яки каршы як полосага чыгу булса, 15 яшьлек малайның үлем сәбәбе – олыларның гамьсезлеге.
24 июльдә бөтен республиканы коточкыч хәбәр тетрәндерде: Яшел Үзән районында җиде кеше утырган “Шевроле” автомобиле юл читенә чыга һәм агачка бәрелеп яна башлый. Ялкын машинаны бик тиз чолгап ала. Алты егет тереләй янып үлә. Исән калган бердәнбер кеше – 16 яшьлек яшүсмер, ул тәненең 30 проценты пешеп, авыр җәрәхәтләр белән балалар республика клиник хастаханәсенә озатыла, хәзер аны Мәскәү хастаханәләренең берсенә күчергәннәр.
Ул вакытта, барыннан да бигрәк, руль артында машина йөртү таныклыгы булмаган 30 яшьлек ир-ат булуы шаккатырды. Барлык пассажирлар – 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр, күрше Марий Эл республикасында яшәүчеләр. Машина йөртүче тизлекне арттырган, идарә итүне контрольдә тота алмаган, һәм ут эчендә алты кеше үлгән. Янган автомобиль төшерелгән видео барлык социаль челтәрләргә таралды. Ләкин бу кадрлар безгә кайдадыр еракта, читтә булган хәл булып тоелган, күрәсең. Без аларны ике көндә оныттык.
Нәкъ ике тәүлектән соң фаҗига кабатланды. Бу юлы безнең районда.
2026 елның 26 июле. Питрәч районы юл-транспорт һәлакәте тарихында кара көн булачак. Берничә сәгать эчендә район юлларында биш кешенең гомере өзелә. Барысы да гадәти якшәмбе кичендә башлана.
26 ИЮЛЬ, 17:10. М-7 «ВОЛГА» ТРАССАСЫ, КОЛАЙ-ПИТРӘЧ УЧАСТОГЫ, 1 КМ 900 М
«Рено Дастер» машинасында 1973 елгы, 19 ел стажы булган, бары тик бер генә тапкыр тизлекне арттырган өчен административ җаваплылыкка тартылган тәҗрибәле автомобиль йөртүче Питрәч авылыннан федераль трассага таба барган. Ул секундта нәрсә булганын хәзер берәү дә әйтә алмый. Ул тизлекне арттырган, машина юл читенә чыгып көветка очкан, шуннан соң әйләнеп капланган. Яңашәдә утырган 1971 елгы хатын-кыз авыр җәрәхәтләр алган һәм Республика клиник хастаханәсендә бер тәүлек эчендә вафат булган. Машина йөртүче ир-ат бераз алданрак, ашыгыч ярдәм каретасында, хастаханәгә барып җитмичә үлгән.
Комиссия утырышында ДАИның Питрәч районы буенча бүлекчәсе башлыгы Рәмис Аллямов бу участокта металл барьер киртасен озынайтырга, шулай ук тавыш полосалары ясарга тәкъдим итте. Юлларны баланста тотучы беркетмә йөкламасен тиз арада үтәргә тиеш.
26 ИЮЛЬ, 18:07. КАЗАН-ШӘМӘРДӘН ТРАССАСЫ, 19 НЧЫ КИЛОМЕТР
Нәкъ менә шушы юл-транспорт нәлакәте Яшел Үзәндәге коточкыч хәлнең чагылышы булды. «Дәү Нексия» руле артында – «Царево» торак комплексында «Прогресс» күп профильле лицееның 9 сыйныфын тәмамлаган 17 яшьлек егет. Аның әле машина йөртү таныклыгы да булмаган. Салонда алты яшүсмер – барысы да аның сыйныфташлары, дуслары. Якыннары сүзләренчә, яшүсмерләр күлгә су коенырга барган. Ул ерак түгел, өйдән берничә километрда гына. Ләкин тәҗрибәсез егет идарә итүне башкара алмаган, тизлекне арттырган, машина юл кырыендагы койманы, тавыштан саклау щитын җимереп чыгып, юл читендә әйләнеп капланган.
Машина йөртүче исән, аның борыны сынган һәм ирене җәрәхәтләнгән. Алты пассажирның икесе җитди җәрәхәтләр алган, аларны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Баш сөяге җәрәхәте, баш миенең каты имгәнүе алган 15 яшьлек егет комага киткән. Табиблар аның тормышы өчен көрәшәләр, ләкин алган җәрәхәтләрдән ул берничә сәгатьтән үлгән.
– Балалар барысы да тулы гаиләләрдән, аларның берсе дә беркайчан да учетта тормаган, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Харитонова.
Шулай да күп кенә сораулар әле ачык калды: егет машинаны кайдан алган? Аңа машина ачкычларын кем биргән? Ата-аналар балаларының кайда нәрсә белән барганны белгәнме? Җаваплар әлегә юк, әмма утырышта катнашкан район прокуроры Никита Ананьев тикшерү уздырылуын билгеләп үтте.
26 ИЮЛЬ, 18:10. М-7 ТРАССАСЫ, БОГОРОДСКИЙ, 3 КМ+300 М
Өч минут аерма белән тагын бер фаҗига була. 1973 елда туган «Лада Нива» шоферы Көек авылы ягыннан Богородскийга таба барган. Ниндидер мизгелдә ул каршы як хәрәкәт полосасына чыга, кара-каршы «НЕФАЗ» автобусы белән бәрелешә. Ул шунда ук һәлак була – ашыгыч ярдәм килгәнче үк. Аның 22 тапкыр тизлекне арттыру турында административ эше булган... Автобус йөртүчесе һәм андагы бердәнбер пассажир хатын-кыз исән кала.
Комиссия утырышында карар чыгарылды: бу участокта юлның сплошной разметкасын 900 метрга озайтырга, ике яктан узып китүне тыеп торган билгеләр куярга һәм тавыш полосалары ясарга. Бу чаралар протоколга кертелде һәм баланс тотуючыга юнәлтелде.
27 ИЮЛЬ, 02:00. КАЗАН-ШӘМӘРДӘН ТРАССАСЫ, 45 НЧЫ КИЛОМЕТР
Төн. Буш юл диярлек. «Москвич» йөртүчесе, 1985 елгы, Удмурт Республикасында яшәүче, гаиләсен Түбән Новгородтан Киров өлкәсенә кайтарган. Алар туганнарының антына барганнан соң кайтканнар – мөһим гаилә вакыйгасы. Ир-ат төн буе руль артында булган. Арыганлык чиккә җиткән. 45-нче километрда ул идарә итүне контрольдә тота алмаган, юл читенә чыккан һәм әйләнеп капланган. Машина йөртүче исән калган. Аның янәшәсендә утырган һәм куркынычсызлык каешы белән бәйләнгән хатыны да исән – аны РКБга озатканнар. Ләкин аның әнисе, 1964 елгы хатын-кыз, арткы урындыкта утырган, шунда ук һәлак булган.
Бу участокта да хәрәкәт күчәре буенча тавыш полосалары ясарга тәкъдим ителде.
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре, комиссия утырышында әйтелгәнчә, гадилектән куркыныч: тизлекне арттыру, каршы як полосасына чыгу, арыган хәлдә идарә итү һәм, иң куркынычы, машина йөртү таныклыгы булмаган балигъ булмаган баланы рульгә утырту.
Район башлыгы Раис Сөләйманов шулай ук социаль челтәрләрдә, ата-аналар чатларында авария урыннарыннан фото-видео материаллар бастырырга кушты – әниләр һәм әтиләр балалары йөрәкләре суккан бөкрәнгән металлның ничек күренгәнен күрсеннәр өчен.