26 ноябрьдә питрәчлеләр телефон аша бушлай юридик консультация алачак
Сорауларга Пенсия фонды, БТИ, нотариус һәм адвокат җавап бирәчәк.
Җомга көнне, 26 ноябрьдә, 8:00дән 15:30га кадәр питрәчлеләрнең теләсә нинди юридик мәсьәләләр буенча 300023, 89047660824 номерлары буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге бар.
- Пенсия фонды белгече Татьяна Назарова - 8.00дән 9.30га кадәр;
- Нотариус Равилә Мусина - 11.00дән 12.30га кадәр;
- "ТР техник инвентаризация бюросы" АҖ бүлекчәсе җитәкчесе Радик Закиров - 12.30дан 14.00гә кадәр;
- Адвокат Елена Гыйльметдинова - 14.00дән 15.30 сәгатькә кадәр.
Чара Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында узачак. Оештыручылар: «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа